Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Дин галиме Габдулла хәзрәт Әдһәмов "Уңышка ирешүнең алтын кагыйдәләре" дигән китабы турында сөйләде

Бәхетнең ачкычы юк, чөнки аңа йозак эленмәгән, дигән бер акыл иясе.  Бәхет, уңышка ирешү турында күпләребез  хыяллана... Аның бердәм һәм нәтиҗәле рецепты бармы соң?

Казан шәһәре казые,  Казан ислам институтының дини дисциплиналар кафедрасы мөдире Габдулла хәзрәт Әдһәмов Мәрҗани исемендәге тарих институтында  да эшли. Анда татар галимнәренең мирасын өйрәнә. Әлеге юнәлеш буенча ике китабы дөнья күргән. Беренчесе – Габдерәхим Утыз Имәнинең дини әсәрләренә, иҗтимагый фикерләренә бәйле. Икенче китапта автор Габденнасыйр Курсавиның тәфсирен тәрҗемә итеп, анализ ясаган. Хәзрәт шулай ук ислам университетында гакаид, дин, иман нигезләрен укыта. Дин галименең “Уңышка ирешүнең алтын кагыйдәләре” дигән китабы безне кызыксындырган темага багышланган. Габдулла хәзрәт Әдһәмов Intertat.ru хәбәрчесенә шул хакта сөйләде.

– Габдулла хәзрәт, адәм баласы бәхеткә, уңышка омтылучан. Бу төшенчәләрне һәркем үзенчә аңлый... Ә сез «Уңышка ирешүнең алтын кагыйдәләре» дигән китабыгызда бу төшенчәләрне ничегрәк билгеләдегез? – Минем  бу мәсьәләне дини күзлектән яктыртасым килә иде. Уңыш төшенчәләре турында уйланганда, Коръәннән аятьләр эзләп, пәйгамбәребезнең (с.г.в.с.) хәдисләрен тикшердем. Нәтиҗәдә, бер аять һәм өч хәдис билгеләдем. Уңышка ирешү кагыйдәсен Коръән аяте һәм шул хәдисләр мисалында күрсәтәм. “Адәм баласы үзенең хәлен үзгәртми торып, Аллаһы Тәгалә аның хәлен үзгәртмәячәк”. Бу гыйбарә китапта нигез итеп алынды. Димәк, беренче чиратта, бездән ниндидер хәрәкәт сорала! “Яткан таш астына су үтми” дигән мәкальне дә бу урында искә алу мәслихәт. Аннан соң инде үзебезгә юнәлеш, максат сайларга тиешбез. Пәйгамбәребез (с.г.в.с) әйткәнчә, бөтен гамәлләр – нияткә карап. Теләк, омтылыш булгач, без катгый карар кабул итәбез. Әмма әле бу гына җитми: теләк теләп диванда ятып кына уңышка ирешә алмыйсың! Пәйгамбәребез (с.г.в.с) бер хәдисендә әйтә: “Әгәр дә сез Аллаһы Тәгаләгә дөрес итеп тәвәккәлләсәгез, Аллаһы Тәгаләгә үзегезне дөрес итеп тапшырсагыз, ул сезне, кошларны ризыкландырган шикелле, ризыкландырыр”. Кошлар да бит иртән ачыккан хәлдә ояларыннан очып китә, кичен тук булып ояларына кайта. Хәдиснең тирәнрәк мәгънәсенә төшенергә теләсәк, бүгенге заман күзлегеннән хәдисне тикшерсәк, нәрсә килеп чыга? Кош үзенең балаларын  ашатканда, көненә 400 мәртәбә оясыннан чыгып-кайтып йөри, ягъни балаларына  ризык юнәтә! Менә шундый тырышлык куя. Халкыбыз: “Тырышкан табар, ташка кадак кагар!” – ди бит. Ә мондый эчтәлектәге мәкальләр бездә шактый күп. Тәкъдим иткән китабымда да андый мисаллар, гыйбрәтле, хикмәтле кыйссалар җитәрлек. Уңышка ирешүнең тагын бер алтын кагыйдәсе пәйгамбәребез (с.г.в.с) хәдисендә китерелә: “Гамәлләр арасыннан иң хәерлесе – дәвамлы булганы”. Димәк, бер тапкыр кузгалып алу белән генә без уңышка ирешә алмыйбыз әле. Ләкин тормышта  адәм баласы ниндидер юнәлешне сайлагач, уңышка ирешәсе килсә, даими һәм эзлекле рәвештә сайлаган юнәлештә эшләргә тиеш! Гыйлем алуны энә белән кое казуга тиңләү шикелле була инде...

– Ислам дине мәрхәмәт, шәфкатьлелек, тирә-юньдәгеләргә игътибарлы булу принципларын алга сөрә. Бумеранг законы килеп чыга түгелме соң?.. – Әйе, диндә бар бу күренеш, чөнки гомумкешелек законнары диннән үсеп чыккан. Аллаһы Тәгалә – бу дөньяны юктан бар итүче. Дөнья ничек яшәргә, ни рәвешле барырга тиеш икәнен Аллаһы Тәгалә белә. Үзенең Изге Китабында безгә шул серләрне ача. Рәсүлебезнең бер хәдисендә: «Адәм баласы, үзенең кардәшенә ярдәм иткән саен, Аллаһы Тәгалә аның ярдәмендә», – ди. Туганнарыбыз, дусларыбыз, күршеләребез, танышларыбызны кайгыртып дога кылабыз һәм аларга яхшылык телибез икән – бу бездән кечкенә генә хәрәкәт, гамәл. Шул вакытта Аллаһы Тәгалә безгә дә шуны тели. Әгәр дә хәрәкәт аркылы аларга ярдәм итсәк, Аллаһы Тәгалә безгә дә төрле-төрле юлларны, рәхмәт ишекләрен ача.

– Хәзрәт, Мәскәүдә киң танылган Шамил хәзрәт Аләүтдинов бар. Адәм баласының уңышка ирешү юлларына нисбәтле китаплары, видео чыгышлары белән дан тота ул. Аның тәгълиматына ничек карыйсыз? Казанда уңышка ирешү семинарлары оештырырга ниятләмисезме? – Аның белән элемтәдә тормыйм. Шулай да, аның китапларын беләм, укыйм, кызыклы фикерләре күп. Шул ук вакытта, Казанда уңышка ирешү серләренә кагылышлы лекцияләр оештырырга теләк бар. Университетта укыту, казыят эше күп вакытымны ала. Бүгенгә әле ул максатымны тормышка ашыру кичектерелеп тора.

– “Һәр авыруга дәва бар!” – дигән хәдис билгеле. Дин галиме буларак, моңа киңрәк аңлатма биреп китмәссезме икән? – Бу хәдисне дә уңыш мәсьәләсе белән бәйләргә мөмкин. Авырудан котылу  да – уңыш! Бүген адәм баласының сәламәт булуы өчен бөтен шартлар тудырылган. Интернетка гына керсәк тә, нинди генә методикага юлыкмыйбыз. Физик хәрәкәтләнүнең, гимнастика комплексларының ниндие генә юк! Хәзерге заман кешесе аз хәрәкәтләнә бит. Чирләребез дә шуңа бәйле. Хәрәкәттә – бәрәкәт дигәндәй, селкенгән саен, эчке әгъзаларыбыз да хәрәкәткә килә, кан кызурак йөри, сәламәтлеккә дә файдалы. Һәрбер галимнең – үз системасы. Берсе – күбрәк хәрәкәтләнергә, икенчесе  мускулларны үстерергә өнди. Дөрес туклану буенча да белешмәләр җитәрлек. Бездән фәкать шуларны өйрәнергә тәвәкәллек кенә сорала. Мирза Кәрим Нарбеков cистемасы иң әүвәл кешенең эчке инануыннан башлана. Димәк, сәламәт булуның нигезендә теләк ята! Бу система белән шөгыльләнгәннәр арасында яхшы күрү бәхетенә ирешкән кешеләр бар.

– Хәзрәт, хәрәкәтләнү сүзен еш кулландык, ә бит акыл ягы да мөһим. Әйтик, спортчыларның IQлары алай югары булмаса да, алардан да күп хәрәкәтләнүче юктыр... – Спортчыларның акылын тикшерергә алынмыйм. Гомумән, адәм баласы гармонияле бер баланс булырга тиеш. Акыл ягын да, физик якны да камилләштереп торырга бурычлы ул. Физик күнегүләр баш миенә дә зур файда китерә. Кан белән тәэмин ителеш арта, файдалы матдәләр, кислород килә дигән сүз. Баш миен хәрәкәтләндерүче күнегүләр дә бар хәтта.

– Җәмгыятьтә дин әһелләренә карата салкынлык сизелә кебек. Шулай да халык дини мәҗлесләр оештырса да, үлем-китем булса да, барыбер муллаларга мөрәҗәгать итә. Кеше психологиясе шулаймы, кайдадыр “орлыгы шыта”мы, әллә ата-ана йоласын үтәү генәме бу? – Адәм баласы шулай яратылган инде. Башына кайгы төшмичә, Аллаһы Тәгалә турында уйламый. Хәсрәт килгәч кенә эзләнә башлый, күңеле нидер таләп иткәнен тоемлый. Мин моны күбрәк шуның белән аңлатыладыр дип уйлыйм. Һәрберебездә фитри иман бар. Аллаһы Тәгалә безне яралткач, һәркайсыбыз Аллаһы Тәгалә каршында булды. Һәрберебездән Аллаһы Тәгалә: «Мин сезнең Раббыгыз түгелмени?» – дип сорады. «Әйе, Син - безнең Раббыбыз», – дидек. Бу дөньяда без күбрәк акыл белән яшибез. Җан икенче урында торып тора. Авыр хәлгә юлыккач, җан проблеманы хәл итәргә омтыла, эзләнә һәм Аллаһы Тәгаләне таба.

– Габдулла хәзрәт, казый буларак, Сезгә күбрәк нинди сораулар белән мөрәҗәгать итәләр? – Бүгенге көндә күбрәк гаилә тынычлыгы, аерылышу-талак мәсьәләләре буенча туган сорауларга җавап бирергә туры килә.

– “Как стать коран-хафизом за 30 минут в день?” дигән китабыгыз да – бик кызыклы кулланма... – “Коръәнне көненә 30 минут укып, ничек ятларга?” дигән мәсәләне тикшергән идем. Бу китапта да уңыш мәсьәләләре күтәрелә. Дөрес, ул Коръән ятлау буенча яңа методика түгел, аны советлар заманында академик Андреев уйлап тапкан. Тиз уку, зиһенне яхшырту курслары оештырып, популярлаштырган галим ул. Аның методикасын өйрәндем. Ул ысулда үзенең кабатлау тәртибе бар. Әйтик, бер өзекне өйрәнгәч, утыз минут ял итәбез, аннары кабатлыйбыз. Аннан 8 сәгатьтән искә төшерәбез. Аннан соң, бер тәүлек узгач, кабатларга. Менә шуны Коръән укыганда да кулланып карадым. Уңышлы килеп чыкты шикелле.

– Тирә-юнебездә төрле кеше яши: имансызлары да, тәкъвалары да очрый. Дин начарлыкка өйрәтми.  Милләттәшләребезне исламга җәлеп итүнең нинди юллары билгеле? – Дин бит ул ниндидер йола гына яисә фәкать дини мәрасимнәрне  үтәү генә түгел. Дин ул – иң беренче фикер, ул – иман, күңел һәм рух белән бәйле төшенчә. Рух дигәндә, безнең җаныбызны бар итүче – Аллаһы Тәгалә. Дин – кеше уйлап чыгарган нәрсә түгел. Дин  ул, беренче чиратта, Аллаһы Тәгалә белән бәйле. Аллаһка бәйле булгач һәм халыкның динле булуын теләсәк, без кешеләрне Аллаһы Тәгалә белән таныштырырга, аның күркәм сыйфатларын, рәхимлелеген ипләп аңлатырга тиеш. Җәнабел Хакның безгә биргән нигъмәтләрен төшендереп, шуның аркылы вәгазь алып барсак, эшебез уңышлы булыр, дип уйлыйм.

Чыганак: http://intertat.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев