Татар матбугаты
Дәүләт советының 28нче утырышы парламентыбыз тарихында иң кыскаларының берсе булып истә калыр кебек...
Депутатларыбыз көн тәртибенә кертелгән ике дистә мәсьәләне төшке аш вакытына хәл иттеләр дә куйдылар. Тикшерелгән закон проектлары, нигездә, гамәлдәге законнарны федераль законнар белән тәңгәлләштерү һәм редакцияләү рәвешендә иде.
Хәер, утырыш башында бер яңалык көтә иде: депутатлар ТР Премьер-министрының беренче урынбасарын расладылар. Ул – моңа хәтле Казан мэрының беренче урынбасары булып эшләгән Рөстәм Камил улы Нигъмәтуллин иде. Кандидат турында Премьер-министр А.Песошин кыскача гына мәгълүмат бирде үзе. Өстенлекле юнәлешләрне билгели белүче, һәр эшне җиренә җиткереп башкаручы дип бәяләде. Ә журналистлар арасында: “Кандидат татарча белми икән...” – дигән пышылдашулар китте. Туфан абый Миңнуллин исән-сау булса, Рөстәм әфәндедән: “Ике дәүләт телен дә беләсеңме?” – дип сорамый калмас иде, әлбәттә. Кандидатны сораулар биреп тә тинтерәтмәделәр. Бары тик депутат Хафиз Миргалимов кына аңа өметләр баглап халык гозерен җиткерде. Ягъни мәсәлән, мохтаҗларны торак белән тәэмин итү, торак-коммуналь хуҗалык тармагында хезмәт күрсәтү, керемнәр артмаса да, тарифларның даими үсә баруы халыкны бик борчый, бу мәсьәләләрне хәл итү Премьер-министры урынбасары эшчәнлегендә беренче урынга куелырга тиеш. Хафиз иптәш фикерен хуплаучы да, каршы килүче дә булмады.
Аның каравы торак, ТХК белән бәйле закон проектлары көн тәртибендә бар иде. Шуларның берсе белән җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев таныштырды. ТР Җир кодексының 33 нче маддәсенә тәкъдим ителгән үзгәрешләрнең берсе, документта язылганча, “намуссыз застройщиклар” гамәлләреннән (гамәл кылмауларыннан) зыян күргән гражданнарның – күпфатирлы йортлар төзүдә өлешле катнашучыларның хокукларын яклау чараларын күрү өчен шәхси йортлар һәм (яисә) күпфатирлы йортлар төзү”не күз алдында тота иде. Закон теле бигрәк катлаулы инде!
Моңа өстәп “намуссыз застройщиклардан һәм Татарстанда теркәлгән финанс-кредит һ.б. оешмалардан зыян күргәннәргә ярдәм күрсәтү турында да язылган. Ярдәм ни кыяфәттә булыр – ул хакта тәгаен генә бер сүз дә әйтелмәде. “Тәгаенләүне” закон кысасында кабул ителгән төрле карарларда күрербез.
Тагын бер закон проектында җирле үзидарә органнарына йортлар төзелеше белән бәйле төзелеш кооперативларының эшләрен тикшереп тору вәкаләтләре бирү турында язылган. Моннан тыш, закон проекты күпфатирлы йортларны һәм күчемсез мөлкәтнең башка объектларын өлешле төзү өлкәсендә дәүләт тикшереп торуын күз алдында тота.
Тагын ике закон проекты, гади генә әйтсәк, сәрхушләр язмышына кагыла иде. Эчкече дә – кеше, шуңа күрә аңа да дәүләт ярдәме кирәк, ягъни закон проектында язылганча “исерек хәлдә булган һәм мөстәкыйль рәвештә йөрү яисә тирә-юньдә ориентлашу сәләтен югалткан затларга”, үзебезчә гади генә әйтсәк, аягында басып тора алмас хәлгә җиткән һәм өенә кайту юлын онытканнарга махсус учреждениеләрдә хезмәт күрсәтәчәкләр. Бу – айныткычлар кире кайта дигән сүз. Бүген “махсус учреждениеләр 9 муниципаль берәмлектә бар икән, шундый тагын 2 урын ачу күздә тотыла. Исерекне айныту эше муниципаль берәмлекләргә йөкләнгән һәм аларга республика бюджетыннан акча күчереләчәк.
Кыска гына утырыштан истә калганнар менә шулар. Хәер, депутат Миргалимовның рәнҗүле бер чыгышын онытып җибәрә язганмын. Ул чыгыш “Үлемсез полк” дигән бик гыйбрәтле урам йөрүләргә берәр статус бирү турында иде. Хикмәт шунда: депутатыбыз урамга Сталин портретын күтәреп чыккан булган һәм хокук сакчылары аны: “Ник бу рәсемне алып чыктың? Сталин синең туганыңмы, әллә бабаңмы?” – дип аптыраткан. Әле КПРФ байрагына да бәйләнгәннәр. Х.Миргалимов фикеренчә, “Үлемсез полк” өстән кушып түгел, халык теләге-ихтыяры белән туган күркәм бер чара, аны халык тудырды. Шуңа күрә аны чикләргә түгел, ә статусын билгеләү өчен нинди дә булса хокукый актлар кабул итәргә кирәк.
Риман Гыйлемханов, Ватаным Татарстан
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев