Татар матбугаты
Дәүләт Советы депутатлары каникулга кадәрге соңгы утырышка 21 июньдә җыелачак
Бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының утыз тугызынчы утырышы 21 июньдә узачак. Бу хакта бүген парламентның Президиум утырышында билгеле булды.
Утырышны ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов алып барды. Дәүләт Советы секретаре Лилия Маврина, комитетлар тәкъдиме белән, Дәүләт Советы утырышының көн тәртибенә 31 сорау кертелүен әйтте.
Шул исәптән, Татарстан Республикасының 15 закон проектын, 8 федераль закон проектын карау ниятләнә. «Өч закон проекты икенче укылышка әзерләнде. Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты «Татарстан Республикасының аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» 455-5 номерлы Татарстан Республикасы законы проектын кертүне тәкъдим итә. Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты «Татарстан Республикасы Җир кодексының 32 статьясына үзгәрешләр кертү турында» 442-5 номерлы Татарстан Республикасы законы проектын һәм «Татарстан Республикасы Экология кодексының 8 статьясына үзгәрешләр кертү турында» 446-5 номерлы Татарстан Республикасы законы проектын әзерләде», - дип белдерде Лилия Маврина.
Ул, шулай ук, утырышның көн тәртибенә «Волонтерлык өлкәсендә аерым мәсьәләләрне җайга салу турында һәм Татарстан Республикасының аерым закон актларына үзгәрешләр кертү хакында» 460-5 номерлы ТР законы проекты беренче укылышта каралачагын белдерде.
Сессиядә «ТР дәүләт граждан хезмәте турында» Татарстан Законының 10 статьясына һәм Муниципаль хезмәт турында ТР кодексына үзгәрешләр кертү хакында» 458-5 номерлы ТР законы проекты беренче укылышка кертелә. «Оешмалар мөлкәтенә салым турында» ТР законының 3 һәм 5 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында» ТР законы проекты, шулай ук, беренче укылышка тәкъдим ителә. «Татарстан Республикасы территориясендә шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерүгә дәүләт ярдәме турында» ТР Законының 7 статьясына үзгәреш кертү хакында» 453-5 номерлы ТР законы проектын да депутатлар беренче укылышта караячаклар.
Моннан тыш, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгын Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Спорт министрлыгы итеп үзгәртү турында Татарстан Республикасы Президенты тәкъдимен килештерү хакында сөйләшәчәкләр.
“Көн тәртибенә кертелгән сораулар комитетларда каралды. Депутатлардан тагын өстәмә сораулар да керергә мөмкин”, - дип белдерде Лилия Маврина. Ул бу утырышның язгы сессиядә каникулга кадәр соңгысы булуын искәртте.
Фото: Ильнар Тухбатов/архив
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев