Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Дәүләт сезгә бурычлымы, әллә сез аңамы?

Россиядә яшәүче халыкның 37 проценты фикеренчә, дәүләт алар алдындагы бурычларын үтәми. “Левада” үзәге уздырган сораштыру барышында әнә шул ачыкланган. Респондентларның 22 проценты исә башка фикердә: алар барысыннан да канәгать. Җавап бирүчеләрнең 53 проценты раслаганча, алар үзләре дәүләт алдындагы бурычларны тулысынча үти. Һәр дүрт кешенең берсе исә, мөмкинлек булса, салым да түләп тормас иде. Ә сез ничек уйлыйсыз: дәүләт сезгә бурычлымы, әллә сез аңамы?   Сөләйман ГАЛИУЛЛИН, укытучы. Арча районы, Ашытбаш авылы: – Дәүләтнең дә – безгә, халык­ның да аңа бурычы чиктән ашкан. Һәр кеше Ватанын яратырга тиеш, без аны сайлап алмыйбыз. Нинди генә булмасын ул,  сакларга, аңа ярдәм итәргә тиешбез. Уку түләүсезме? Түләүсез. Сәламәт­лек саклау өлкәсе дә шундый. Әмма мин, мәгариф, мәдәният, сә­ламәтлек саклау өлкәсенә дәүләт тагын да игътибарлырак булса иде, дигән теләк белдерәм. Дәү­ләт тиеш, тиеш дибез, аны сүгә­без, әмма халыкта да җавап­лы­лык зур. Кешеләр бурычларын кайтармый. Мәсә­лән, салымнарны түләмәс өчен ни генә уйлап тапмыйлар?! Кемнән сорама – хезмәт хакын конвертта алалар. Бу – дәүләтне алдау. Дәүләт­нең үсешенә һәр кеше өлеш кертергә тиеш. Лилия МУЛЛАГАЛИЕВА, җырчы: – Кызганыч, Хөкүмәткә ышаныч юк. Берәр кечкенә проблема туса, аны хәл итәр өчен танышлык, йә акча кирәк. Безнең илдә кеше хокуксыз, аны чебен урынына да күрмиләр. Дәүләт белән низагка керсәң, шунда ук юк итәләр. Туганым еллар дә­вамын­да акча җыйды, балаларына фатир алам дип тырышты. Әмма алдакчы риелторларга эләккән, нәтиҗәдә аңардан ул фатирны тартып алдылар. Нинди генә судлар булмады, абыемны гаеп­ле иттеләр. Ул дәүләткә ничә еллар буена бил бөкте, ә аны ыштансыз калдырдылар. Бер-бер хәл булса, минем дәүләтем бар, хөкүмәт мине яклар дигән ышаныч юк. Сиринә ДӘҮЛӘТОВА, мал табибы: – Мин 5 бала үстердем. Барысы да белем алды, тырышып укыдылар, үзләре теләгән урынга укырга керделәр. Барысы да башлы-күзле, эшләре бар. Әйе, яшәү, тормыш көтү җиңел түгел, әмма хәзерге көннән дә начаррак, авыррак хәлләр булган иде бит. Әбиләр, әти-әниләр бушка эшләп йөрде, без бит азмы-күпме барыбер хезмәт хакы алабыз. Бернинди дә дәгъвам юк, илләр тыныч булсын, балаларга эш булсын.  Рәшит ӘХМӘТОВ, “Звезда Поволжья” газетасы мөхәррире: – Сталин вакытында дәүләт – зур механизм, ә кеше  аның кечкенә бер “шөребе”, дигән доктрина бар иде. Бу караш әле дә саклана. Әйе, закон, Консти­туциядә кеше турында матур язылган, әмма чынлыкта кеше берни түгел. Моны халык белә, аңлый. Дәүләт кешене сәла­мәт­леге югалганчы эшләтә, авызын да ачтырмый, басым астында яшәтә. Шундый мөнәсәбәттән кешеләрдә каршылык туа, ул качарга, аны алдарга тырыша. Чит илләргә китүчеләр күп, яшь белгечләр башка дәүләт гражданлыгын алырга тырыша. Гаделлек юк бит. Мин үзем бер­ничә суд уздым, дөреслек минем якта булса да, хөкем минем файдага чыгарылмады. Ничәмә тапкыр акчасыз калдырды дәү­ләт. Бу әле дә дәвам итә.  Дәүләт­кә мин тиешлесен бирәм, әмма ул гына безгә хәерхаһлы түгел. Мәдинә СӘЛИМОВА, өч бала әнисе, Питрәч авылы: – Һәрбер ир-егет дәүләт каршында бурычын үтәргә тиеш, ди. Әйе, тиеш. Әмма аңа кадәр дәү­ләт ул баланы үстерергә булышамы? Бала тудырырга барганда, акча түлибез, табиб кесә­сенә салабыз, бакчасына барырга вакыт җитте исә, анда да акча төртергә кирәк. Мәк­тәпкә кергәндә бир, тәмамлаганда түлә, укырга кер­гәндә шулай ук акча чыгарып сал. Шулай булгач, без дәүләткә ни­чек бурычлы булып калабыз икән соң, һич аңламыйм. Дәү­ләткә халык салым җыяр өчен кирәк, ә халыкка дәүләт кирәкми дә. Юлны да алар үзара акча җыеп сала, кемдер авырса, аны дәвалау өчен, халык тиенләп акча туплый. Дәүләт чын-чынлап, без аерым, сез аерым дисә, күпкә гаделрәк булыр иде.   “ВТ” кайнар линиясе   Сорау юллаучылар игътибарына! “ВТ” кайнар линиясе көн саен бик күп шалтыратулар кабул итә. Үзегезне борчыган сорауларны 8(843) 222-09-67, 222-09-70 һәм 89872076910 телефон номерларына шалтыратып юллый аласыз. Телефон аша гына җиткереп булмаган очракта Казан шәһәре, Академия урамы, 2 нче йорт яки info@­vatantat.ru электрон адре­сына аңлаешлы итеп хат язып салыгыз.   Кайчан арттырып түләрләр?   Пенсиядә килеш эшләп йөрдем. Быелның гыйнварыннан эштән киттем. Әмма миңа пенсияне әле дә эшләп йөргән вакыттагы кебек түлиләр. Аның суммасы күбрәк булырга тиеш дип беләм. Бу мәсьәлә белән кая мөрәҗәгать итәргә? Саҗидә   – Гыйнварда эшләгәч, Пенсия фондына Сезнең хактагы мәгълүматлар март аенда гына җибәрелә. Ап­рель аенда Сезгә тиешле түләүләр­не исәплиләр дә, май аенда башкача сумма алачаксыз. Эшли торган пенсионерлар эштән кит­кән очракта, Пенсия фондына мәгълүматлар­ны бер ай эчендә тапшырып, шул вакыт аралыгында кү­ләмен исәпләп бирергә ди­гән кагыйдә дә тиздән  га­мәлгә керергә мөмкин.   Такта өчен акча җыю дөресме?   Сыйныфыбызда такта ватылган. Хәзер шуны әти-әниләр акча җыеп алып куймакчы. Болай эшләү дөресме? Ата-аналар акча җыярга тиешме? Ләйсән   – Ата-аналар балалар­ның туклануы өчен генә акча түләргә тиеш. Калган очракта бюджет акчасы тотыла. Мәҗ­бүриләп акча җыйсалар, бу хакта хокук саклау органнарына мөрә­җә­гать итә аласыз.   Укыганым керәме?   1972 елда мәктәп тәмамлап, бер ел эшләдем, аннары укырга киттем. Ул чакта биш ел укыган вакыт стажга санала иде. Хәзер исә, укыган елларың исәпкә керми, дип әйттеләр. Әгәр аларын исәпләсәләр, акчамны искечә санаячаклар икән. Пенсиямне дөрес исәпләрләрме? Илдар   Сорауга Россия Пенсия фондының Татарстан­дагы бүлегенең граж­дан­нар, хез­­мәт­кәр­ләр, эш бе­лән тәэмин итүче һәм оеш­малар мөрә­җәгать­ләре белән эшләү бү­леге җитәкчесе Д.М. Нәфый­кова җавап бирә: – 2002 елның 1 гыйнварыннан пенсия күләме стаж­га карап һәм шул вакыттагы уртача хезмәт хакыннан чыгып түләнә. Бу очракта укыган вакытлар исәплән­ми. Әмма пенсия күләме чик­ләнми. Икенче очракта, ке­шенең гомуми стажы бе­лән бергә укыган еллары ул чактагы уртача хезмәт хакы да исәпләнә. Әмма пенсия кү­ләме индексацияләнми.   Фатир эләгерме?   Мин эшкә яраксыз кешенең опекуны булып торам. Аның  фатиры бар. Тәрбияләгән кешемнең абыйсы да бар. Авыру үлгәч, абыйсы белән беррәттән мин дә фатирга дәгъва кыла аламмы? Гөлия   – Әти-әнисе һәм берту­ганнары беренче чиратта мираска хуҗа. Ә икенче буын туганы алар булмаган оч­рак­та гына фатирга дәгъва кыла ала. Бу очракта Сез бер­ничек тә фатирга өмет­ләнә алмыйсыз. Тәрбияләгән ке­ше­гезнең бар мөлкәте абыйсына күчәчәк. Әгәр абыйсы мирастан баш тарта яки тиешле вакытта аны кабул итми икән, фатир хө­күмәт­некенә әйләнеп куячак.   Нигә бирмиләр?   Чистай районы үзәк хастаханәсендә авыруларны күрергә килгән кешеләргә бахил бирмиләр икән. Күршедәге азык-төлек кибетеннән сатып алырга кушалар. Ә анда товар өчен чек бирелми.  Хастаханәләрдә бахил бирүнең аерым тәртибе бармы? Расих Җәләл   Әлеге сорау буенча Чис­тай район хастаханә­сенә шалтыраттык. “Бу хакта беренче тапкыр ишетә­без. Бездә хастаханәгә кер­гән­дә бахил бирелә.  Аны йә регистратурадан, йә инде гардеробтан алып була. Андый проблеманың булганы юк иде әле”,– дип аптырады алар. Хастаханә­гә барганда, андый вак-төяк­не үзегез белән алуның да зыяны юк.   Ялым озынаямы?   Чираттагы ялга киткәч, авырый башладым. Дөнья хәлен белеп булмас дип, больничный да алдым. Минем ялым озынаямы? Рәсимә   – Әлбәттә. Ял вакытында авырып китсәгез, Сез эш бирүчедән аны озайтуын та­ләп итә аласыз. Чөнки авырып кит­кәч, Сез ял итмисез бит. Әнә шуңа күрә  көннәр өстәлә дә инде. Ничә көн авырсагыз, шул чаклы артык көн алу хокукыгыз бар. Иң мөһиме, авыруыгыз турында эш бирүчегә вакытында хәбәр итәргә онытмагыз.
Ватаным Татарстан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев