Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Дәүләт бүләгенә ия булу - зур горурлык" - Алинә Шәрипҗанова (әңгәмә)

Алинә Шәрипҗанова Татарстан Республикасының атказанган артисты исеменә лаек булды. Алинәне әлеге сөенечле хәбәр белән котлап үзенә шалтыраттык.
- 30 августта Казан мэры Илсур Рәис улы Метшин тантаналы рәвештә Ратуша бинасында зур медаль тапшырды. Президентыбыз указы буенча хәзер мин - Татарстанның атказанган артисты! - Алинә, лаеклы рәвештә дәрәҗәле исем алуың белән чын күңелдән котлыйбыз, иҗади уңышлар телибез! "Атказанган артист" булу синең өчен мөһимме, кирәкме? - Гадәттә, мин андый әйберләргә тыныч карыйм. Ләкин дәүләт бүләгенә ия булу - зур горурлык. Һәрвакыт Хөкүмәтебез җитәкчелеге алдында чыгыш ясаганга күрә, мин бу исем турында күптәннән хыялландым. Аллага шөкер, Хөкүмәт җитәкчелегенә, шәхсән Президентыбызга, Казан мэрына, Министрлар Кабинетына зур рәхмәтемне белдерәм! Мин - бик бәхетле! - "Күптәннән хыялландым" дисең, ә ни өчен бу исем алданрак бирелмәде икән? - Кәгазь эше бик күп. Документлар зур юл, боҗра аша уза. Кеше, чынлап та, бу исемгә лаекмы, юкмы икәнен бик күп кеше хәл итә. - Алинә, "Татарстанның атказанган артисты" исеменә лаек булу өчен нәрсә эшләргә кирәк? - Дәрәҗәле исемгә лаек булуыңда остазың, Татарстанның халык артисты Венера Ганиеваның өлеше зурмы? - Әлбәттә, мин аның алдында баш иям! Ул безнең икенче әниебез кебек. Кирәк булса, мактый, кирәк булса, тотып орыша да ул! Артист кешенең тормышында андый кеше булырга тиеш дип уйлыйм.
 
Автор: Эльвира Шакирова
Фото: Солтан Исхаков
Интертат

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев