Татар матбугаты
Демографик упкын һәм "Ана капиталы"
2015 елгы Федераль җыенга Юлламасында Владимир Путин “Ана капиталы” программасын ким дигәндә тагын ике ел саклау инициативасы белән чыкты. Хәтерлик: ул чакта илдә кискен кризис башланган һәм хөкүмәтнең финанс блогы һәртөрле социаль түләүләрне кисү-туктату турында хыяллана иде.
Путинның сәяси ихтыяры белән “Ана каптиталы” сакланып калды, әмма аны индексацияләүдән туктадылар, икенче бәби акчасын инфляция күсесе кимерә башлады. Дөрес, хәзерге бәяләр котырып үскән шартларда да 453 мең сум акча – россияле гаиләләр өчен зур сумма. Йорт тергезергә ниятләгән кешегә ул ярыйсы ук ярдәм булып тора. Аннан соң тагын бер нәрсә бар бит: фәкыйрь гаиләгә акча бирдеңме, ул аны кирәк-ярагына тота башлый һәм икътисад механизмнары хәрәкәткә килә. Сәнәгатьнең үсүе, җитештерүнең артуы рәвешендә акчалар салым түләү базасын киңәйтәләр һәм акчалар яңадан бюджетка әйләнеп кайта. “Ана капиталы” исә Россияне демографик кризистан коткару бурычын үтәп үк бетерә алмаса да, илдә либераль идеология хөкем сөрә башлаганнан соң көчәйгән кырылышны берникадәр туктатып торуда үз ролен үтәде шикелле. Һәм менә хәзер тагын финанс карчыгалары “капитал” өстендә очарга җыеналар. Чиновниклар быелның октябрендә “әни һәм бәби акча”сын нишләтергә икәнен хәл итмәкчеләр. “Капитал” бирүне туктату идеясен куәтләүчеләр бар, аны үзгәртеп, тагын да нәтиҗәлерәк итү тәкъдимен кертүчеләр дә юк түгел.
Владимир Путин 19 июнь көнне Хөкүмәт әгъзалары белән демография буенча киңәшмә үткәрде һәм тагын илдә бала тууның һәлакәтле рәвештә кимүе турында игълан итте һәм тиешле чаралар күрергә тәкъдим ясады. Федераль чиновниклар инде хәзер бәбиләргә бирелергә тиешле акчаны тегеләй дә, болай да төрләндереп карыйлар. “Капитал”дан баш тартып булмаячагы аңлашыла, аны саклау һәм үстерү турындагы тәкъдимнәр белән беррәттән финанслауны болай да өшәнгән төбәкләр өстенә аударырга теләүчеләр дә юк түгел. Нәрсә генә булмасын, “Ана капиталы” тагын кимендә бер елга сакланып калыр дип уйлыйк, чөнки илдә Президент сайлавы көтелә, андый чакта социаль программаларның тәртәсен бормыйлар. Ә менә илне кырылыштан саклап калу функциясен “капитал” инде үти алмый, үлү белән туу күрсәткечләре урыннарын алышсын өчен илдәге идеологияне үзгәртергә кирәк. Бу юлларның авторы 2007 елда “Ана капиталы” кертелгәндә үк, бала табу икътисадка түгел, ә идеологиягә – яшәү рәвешенә бәйле дип язган иде. Бу фикерне саннар белән тасвирлап карыйк. Үзен алга киткән һәм ирекле дип санаган җәмгыятьләр котылгысыз рәвештә үлемнәренә таба атлыйлар.
Хатын-кызлар аборт ясау белән коймак ашау арасында аерма күрми башлый, берничек тә хәл итеп булмый торган ирләр һәм хатын-кызларның кысырлыгы проблемасы килеп туа һәм кар йомарламы сыман үсә, “зәңгәрлек” һәм “алсулык”ның һөҗүмчән рәвештә таралуы сәбәпле, табигый рәвештә гаилә корып яшәргә сәләтле кешеләр саны кими, бәбиләргә җирәнеп караучы чайлдфрилар үз җәмгыятьләрен төзиләр һәм пропагандаларын алып баралар, гаилә кору өчен адекват һәм сәламәт ирләр һәм хатыннар табу проблемага әверелә. Бары тик консерватив җәмгыятьләр генә демографик һәлакәттән имин булып яшиләр.
Элекке СССР гаиләсендә яшәгән дәүләтләрнең бүгенге хәленә күз салыйк әйдә. Россиядә (статистикага ышансак) 1991 елда 148273000 кеше яшәсә, бүген 146804000 кеше гомер сөрә. Латвия, коммунизмны тар-мар иткәндә, 2658000 гражданга ия булса, хәзер 1950000 генә кешедән тора. Әлеге саннар Литвада – 3701000 һәм 2847000, Эстониядә – 1567000 һәм 1315000, Украинада – 51623000 һәм 42414000, Молдавиядә – 4366000 һәм 3550000, Грузиядә – 5453000 һәм 3718000. Кайчандыр мөселман булган һәм традицияләрен югалтып ук бетермәгән дәүләтләрдә хәл бөтенләй башкача. Әзәрбәйҗанда халык 7218000нән 9477000гә кадәр үскән бу елларда, Кыргызстанда саннар – 4422000 һәм 6019 000, Казахстанда – 16793000 и 17926000, Таҗикстанда – 5358000 һәм 8161000. Рекордлы үсешне Үзбәкстан күрсәтә. Анда халык саны 11 миллионнан артык үсеш күрсәтеп, 20708000нән 32121000гә җиткән. Безнең чайлдфрилар әлеге халыкны ничек кенә тәнкыйтьләмәсеннәр, алар түгел, без үлемебезгә таба атлыйбыз. Кызганыч, ассимиляцияләнеп үзаңын югалткан татар халкы да бала үстерергә яратмый хәзер. Танылган бер язучы ханым трибунага менеп: “Кемнән бала табарга, хәзер ирләр юк бит?” – дип әйтеп төшкән икән, аның сүзләрендә хаклык зур. Тик сәламәт татар ирләре һәм хатыннары бар әле ул. Арча районында 40 яшьтән 55 яшькә кадәрге берничә имамның гаиләләрендә, биштән алып унга кадәр бала үсә хәзерге көндә. Шуңа күрә “Ана капиталы” белән демография арасында бәйләнеш кечкенә дип раслый алабыз. Капитал икътисадый үсешкә булыша ала, демографик үсешкә бик әллә ни тәэсир итми диярлек. Демография – яшәү рәвеше нәтиҗәсе, анысын идеология билгели. Моннан ун ел элек язган үз фикеремнең хаклыгын бүгенге саннар белән дәлилли алдым дип саныйм.
Рәшит Фәтхрахманов, Ватаным Татарстан
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев