Татар матбугаты
Чыршыны дөрес итеп сайлый һәм саклый беләсезме?
Чын чыршы матур, әлбәттә, исе дә тәмле. Тик ул бик тиз коела, аннары энәсен чүпләп бетереп булмый, шуңа күрә аны яратып бетермәүче хуҗабикәләр күп. Икенчедән, принципиаль рәвештә чын чыршы куймаучылар да бар. Болары – табигатьне саклаучылар, агачларны кисүгә каршы чыгучылар. Алар ясалма чыршыга өстенлек бирә. Тик аны да дөрес итеп сайлый һәм саклый белергә кирәк бит әле. Дөрес итеп сайламасаң, ясалма чыршыдан хәтта агуланырга да мөмкин.
САЙЛЫЙБЫЗ
Ясалма чыршы сайлаганда нәрсәгә игътибар итәргә соң? Беренче чиратта – аның нинди материалдан эшләнгән булуына.
– ПВХдан ясалганнары бик чыдам, бәяләре дә «тешләми». Тик аларның ясалмалыгы әллә каян кычкырып тора;
– полипропилен чыршы чын чыршыга бик охшаган, сыйфатлы да. Бәясе генә чагыштырмача кыйммәт;
– кылдан (монофиламент җептән) эшләнгән чыршының «ылыслары» купшы булып күпереп тора, тик барыбер чын чыршыдан аерыла. Ә бәясе кыйммәт түгел;
– кәгазьдән эшләнгән чыршы да кыйммәт түгел, тик аның гомере бик кыска. Өстәвенә, андый чыршыга гирляндадан ут кабу куркынычы да бар.
Сатучыдан товарның сыйфат сертификатын сорарга оялмагыз. Анда чыршының нәрсәдән эшләнгәне, агулы матдәләргә тикшерелгән булуы һәм башка мөһим сыйфатлары языла.
Сатып алыр алдыннан чыршыны әйбәтләп карап чыгыгыз: ботаклар кәүсәгә ничек беркетелә, беркетә торган урыннары ышанычлымы. «Энәләр»нең ныклыгын тикшереп карау өчен, «ылыслар»ны кирегә таба сыпырып, тузгыткалап карагыз. Йомшак кына итеп селкетүгә дә «энәләре» коелса, андый чыршыны алмагыз.
Ясалма чыршыны иснәп карарга да онытмагыз. Яхшы материалдан эшләнгән чыршыдан ис килмәскә тиеш. Ә инде резина исе килеп торса, анда агулы матдәләр бар дигән сүз. Ул беренче чиратта сәламәтлеккә куркыныч. Кечкенә балалары булган гаиләләр моңа аеруча игътибар итсен. Бала чыршыны куллары белән тоткаларга да, хәтта авызына кабып карарга да мөмкин бит. Икенчедән, агулы матдәләре булган чыршыга гирляндадан ут кабып китү ихтималлыгы зур.
САКЛЫЙБЫЗ
Ел саен чыршы алып булмый, шуңа күрә бер алганын озак хезмәт итәрлек итеп саклый да белергә кирәк.
– Чыршыны куйгач та, җыеп алыр вакыт җиткәч тә, ясалма үсемлекләрне чистарта торган махсус аэрозоль сиптереп, чистартырга киңәш ителә;
– чыршы озак вакыт торса, аның «ылыслары»н дымлы чүпрәк белән сөртеп торырга яки сабынлы суда юдырып алырга кирәк. Пластик чыршыны каты итеп ышкымыйча, сак кына юалар;
– чыршының «ылыслары»н, формасын югалтмасын өчен, асып куеп, кояш нурлары төшми торган бүлмәдә киптерергә кирәк;
– сүтелми торган чыршыны ваннада юарга мөмкин, тик тимер детальләре булса, алай юарга ярамый. Ут диоды кушып ясалган чыршыны да суга салып юарга ярамый. Бары тик дымлы чүпрәк белән генә сөртеп чыгарга;
– уенчык һәм гирляндаларны салдырганда игътибарлы булырга – «ылыслар»га зыян китермәскә. «Ылыслар» агачта ничек урнашкан, аларны шул тәртиптә берсе өстенә икенчесен тезеп, яхшылап төреп куярга яки тартма эченә салырга;
– чыршының тимер өлешләре тутыга башлаганын күрсәгез, ул урынны тутыкка каршы махсус состав белән эшкәртегез.
КУЛЛАНУЧЫ ХОКУКЫ
Әгәр сатып алган чыршы өйгә кайтып җиткәнче үк сезгә ошамый башлады, яки кайтып җиткәч кенә аның интерьерга туры килмәве ачыкланды, яки башка берәр сәбәп килеп чыкты икән, 14 көн эчендә чыршыны кибеткә кире тапшырырга йә башкасына алыштырырга мөмкин («Кулланучылар хокукын яклау турында»гы Законның 25нче маддәсе). Тик ул кулланылмаган, ярлыклары да алынмаган булырга тиеш.
Әгәр чыршыда җитешсезлекләр табылса, шушы ук Законның 18нче маддәсе нигезендә, аны кире кибеткә илтергә, бәясен киметүне сорарга, башкага алыштырып бирүләрен яки акчагызны кире кайтаруларын таләп итәргә мөмкин.
Шәһри Казан
фото: pixabay.com
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев