Чын татар икәнсең, Татарстанга ярдәм ит!
“Шартнамә мәсьәләсе күтәрелергә тиеш”
Татарстан Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев корылтайда шартнамә мәсьәләсе күтәрелергә тиеш дип саный. Аның фикеренчә, бүген татарлар Татарстаннан ярдәмне көтеп утыру урынына республиканы саклап калуга бөтен көчен куярга тиеш. “Конгрессның эш даирәсе киң, ул Татарстанда да, Россия төбәкләрендә дә, БДБ илләрендә дә, ерак чит илләрдә яшәүче татарлар белән дә эшли. Әмма, минемчә, төп эшчәнлек Татарстанда булырга тиеш. Ни кызганыч, әмма танырга кирәк, республикада да татар даирәсе тарая бара. Татарстан булмаса, аның куәте калмаса, Татарстан Конституциясенең 14 нче маддәсе нигезендә без башка төбәкләрдәге татарларга ярдәм итә алачакбызмы? Бу шикле. Танылган француз җырчысы, милләте белән әрмән булган Шарль Азнавурдан, чын әрмән нинди ул, дип сораганнар. Ул: “Чын әрмән икән, ул Әрмәнстанга, аның халкына ярдәм итә”, – дип җавап кайтарган. Узган корылтайда мондый сүзләрне Казахстаннан булган галим Греф Хәйруллин әйтте. “Татарстаннан гел ярдәм сорыйбыз, алабыз да ди, әмма иң беренче чиратта без республикага ярдәм итәргә тиеш”, – диде ул. Карагыз: бүген Татарстанга төрле яктан һөҗүм бара. Шартнамә мәсьәләсендә ачыклык һаман юк. Корылтай вакытында шартнамә проблемасы күтәрелергә тиеш, – дип сөйли Разил әфәнде. – Еш кына без узган хәлләр турында сөйләшәбез, кайдадыр горурланабыз, кайдадыр үкенәбез. Тарихны белү кирәк, әмма тарих белән мавыгып, киләчәккә максатлар ачыкланмаса, барыр юллар аныкланмаса, тарих төпкелендә калу куркынычы бар. Иң беренче чиратта туган тел һәм халыкның рухи дөньясы язмышын хәл итәргә кирәк. Телсез милләт була алмый. Туган телне саклар өчен, милли мәгариф системасы булырга тиеш. Киләчәктә язучыларыбыз, фән ияләре булсын дисәк, туган телдә белем бирүне саклау, үстерү беренче урынга куелырга тиеш”.“Милли университет мәктәпне дә үстерәчәк”
Милли мәгариф мәсьәләсе җәмәгать эшлеклесе, элеккеге депутат Фәндәс Сафиуллинны да борчый. Ул корылтайның резолюцияләрендә милли университетны булдыру, мәктәпләрне саклап калу турында маддәләр булырга тиеш дип саный. “Конгрессны төзегән вакытта, аның төп эше – татар милләтен саклап калу, дип билгеләнде. Татарны милләт буларак саклап калу дөньяга сибелгән татарны берләштерү аша барырга тиеш. Татарстан үзе генә көрәшә алмый, монда Россия, бөтен дөнья татарларының оешуы кирәк иде. Конгресс эшчәнлегенә бары тик шушы нисбәттән генә бәя бирергә кирәк. Конгрессның уңай яки тискәре яклары хакында хисап тотасым килми, аның турында корылтайда чыгыш ясаучылар табылыр. Бүген кайнаррак тема бар. Ул – милли мәгарифне саклап калу. Мәктәп булмаса, тел булмый. Тел булмаса, милләт тә булмый. Менә дөнья татарлары шушы проблема тирәсендә берләшергә тиеш. Татарларның аерым проектлар яки мәдәни чаралар, Сабантуйлар тирәсендә оешуы, аралашуы булды, әмма милли мәгарифне яклау нисбәтеннән бер максатта эшләү җитеп бетмәде. Белгәннәр хәтерлидер: 1997 елда узган корылтайның резолюциясенә ике тәкъдим кертелде, беренчесе – милли университет булдыру, икенчесе – латин графикасына кайту. Аны мин үзем әйттем. Шушы ике тәкъдимне үтәү, гамәлгә ашыру өчен конгресс берни кылмады. Мин бу корылтайда да милли университетны булдыру мәсьәләсе күтәрелергә тиеш дип саныйм. Бу – локомотив, ул үз артыннан татар мәктәпләре, гимназияләрен ияртеп үстерәчәк. БДИны русча гына бирергә, дигән фәрманны кире кагу турында Бөтендөнья татар конгрессы, иҗтимагый оешма буларак, дөньяга сөрән салырга, депутатларны чакырып, яннарына барып, аңлатырга, эшләтергә, тынгысызлык тудырырга тиеш. Милли мәгариф өлкәсенә бәя бирергә кирәк, – дип сөйли Фәндәс абый. – Төбәкләрдәге татар оешмалары милләт өчен көрәштә берләшә алмады. Бездә ике зур оешма бар. Берсе – конгресс, аның дөньяга чыгу мөмкинлеге бар, икенчесе – Россиядә эшләүче татар милли-мәдәни мохтәрияте. Ике җитәкче уртак фикергә килә алмады, икесе дә бер ноктага бәреп эш итмәде. Конгресс рәисе – Татарстан парламенты депутаты. Шуны искә алып, ничә тапкыр мөнбәрдән татар проблемалары турында чыгыш ясалды, дип сорау кую да урынлы. Конгрессның эшләгән кадәре дә яхшы, Сабантуйлар да кирәк, әмма моның белән чикләнү ярамый”.
“Татар теленә дәүләт статусы кирәк”Корылтайга иң зур делегация Башкортстаннан килә. Еллар дәвамында күршеләр тарафыннан үпкә сүзләре дә, тәнкыйть тә ишетелә. Иң күп татар яшәгән төбәккә конгрессның игътибары җитми, дип әйтәләр. Эшмәкәр, фермер Хәсән Идиятуллин корылтайда Башкортстанда яшәүче татарлар мәсьәләсе дә күтәрелер дигән өметтә. “Башкортстанда конгрессның эшчәнлеге сизелә. Аның хәрәкәте дәрт өсти, ул халыкны уятты. Башкортстанда 2 млн татар яши, бу – 58 процентны тәшкил итә дигән сүз. Татар халкы, кайда яшәсә дә, җир җимертеп эшли, яхшы тормышка омтыла, моның өчен бөтен көчен куя. Татар эчми, ул дин нигезендә яшәргә тырыша, телен, гореф-гадәтен сакларга тырыша. Аның амбицияләре көчле, безгә үз тормышыбызга хуҗа булу кирәк. Татарлар – империя тоткан милләт, дәүләтләр төзегән милләт ничек теленең кимсетелгәненә түзеп ятсын, ди? Башкортстанда татар мәктәпләре кими бара, чеп-чи татар авыллары, районнарында башкорт теле бар, татарчасы юк! Без бу җирдә яшибез, авыл хуҗалыгы, сәнәгатьтә зур уңышларга ирешәбез, Башкортстанның үсешенә өлеш кертәбез, ә безнең гап-гади мәнфәгатьләребезгә игътибар юк, – дип борчыла Хәсән Идиятуллин. – Ник татар телендә укытуга шартлар тудырылмый? Зур җыен исеменнән Башкортстанда татар теленә дәүләт статусы бирелү тәкъдиме ясалсын иде”.
“Бер казанга ике тәкә башы сыймый”
Татарстанга терәлеп торган Ульян өлкәсендә татарларның тормышы зарланырлык түгел. Татарлар җирле хакимият белән уңышлы хезмәттәшлек итә, мәктәпләре эшли, мәчетләр төзелә, мәдәни чаралар да шактый уза. Ульян өлкәсенең татар милли-мәдәни мохтәрияте рәисе Рәмис Сафин: “Конгресс – республикадан читтә яшәүчеләр өчен терәк”, – дип сөйләде. “Бөтендөнья татар конгрессын булдыру – татар халкының XX гасырдагы иң уңышлы проекты дияр идем. Аның оешуы Татарстанда яшәүче татарлардан бигрәк, аннан читтәгеләр өчен мөһим. Без аның аша дөньяга сибелеп яшәүче дин кардәшләребез белән очрашып кына калмыйча, аларның тормышы, яшәү рәвеше белән дә танышабыз. Соңгы елларда конгресс тарафыннан зур чаралар уздырылды һәм алар халкыбызны берләштерүдә зур этәргеч булды. Төбәкләрне татар телендәге китаплар, дәреслекләр белән тәэмин итүдә дә нык алга китеш сизелде, – ди Рәмис әфәнде. – Әмма җитешсезлекләр дә юк түгел. Беренчедән, күп акча тотып, матурлык конкурслары уздыруны бетерергә кирәк. Икенчедән, елга ике тапкыр Бөтенроссия Сабан туен уздыру да кирәкми торгандыр, чөнки аларны оештыру өчен Татарстан тарафыннан миллионнар тотыла, аннан соң андый югары дәрәҗәдәге бәйрәмнәрне оештырырга ашкынып торучы төбәкләр күп түгел бит. Конгресска әгъза итеп төбәкләрдәге бөтен татар оешмаларын да алу дәвам итә. Ә бу исә, үз чиратында, төбәкләрдә үзара аңлашылмаучанлыкка нигез сала. Конгресска бер төбәктән бер генә татар оешмасы керергә тиеш. Анда 500 оешма булу татарны берләштерми, киресенчә, таркаулыкка гына китерә”.Римма Бикмөхәммәтова, Ватаным Татарстан
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев