Чувашиядә Салават Юзеевның "Җыеннан Питрауга кадәр" документаль фильмы күрсәтелде
Чувашиянең Чабаксар шәһәрендә узучы “Асам” II Бөтенчуаш кинофестивалендә режиссер Салават Юзеевның “Җыеннан Питрауга кадәр” документаль фильмы күрсәтелде.
24-29 октябрьдә узучы быелгы кинофестивальдә Чувашия, Татарстан, Санкт-Петербург, Дагыстан, Молдова, Кыргызстан режиссерларының фильмнары тәкъдим ителә.
Татарстанда керәшеннәрнең ел саен җәй көне уздырыла торган “Питрау” фольклор фестиваленә багышланган фильм Татарстанның керәшеннәр оешмасы ярдәмендә төшерелгән иде. Анда Мамадыш районының Җөри авылында Питрау бәйрәмен үткәрү тарихы һәм аның республика күләмендә төрки һәм фин-угыр мәдәниятләрен берләштерүче, Җыен традицияләрен дәвам итүче фестиваль дәрәҗәсенә үсеп җитүе турында бәян ителә.
Чыганак: http://tatar-inform.tatar
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев