Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Чүпрәледә балалар хәрәкәте кураторлары, педагог-оештыручыларның зона семинары узды

Иске Чүпрәленең 1 номерлы урта мәктәбе базасында балалар хәрәкәте кураторлары, педагог-оештыручылар өчен зона семинар-практикумы үткәрелде. Аның эшендә Республика мәктәптән тыш эш үзәге директорының оештыру эшләре буенча урынбасары Екатерина Чекмарева, әлеге үзәкнең балалар оешмалары белән эшләү бүлеге мөдире Елена Калашникова һәм методисты Андрей Толкачев, “Россия балалар-яшьләр хәрәкәте үзәге” учреждениесенең төбәк багланышлары бүлеге белгече Дарья Прунина, Апас, Буа, Кайбыч, Кама Тамагы, Тәтеш, Чүпрәле районнарының балалар хәрәкәте кураторлары, педагог-оештыручылары катнашты. Бу хакта Чүпрәле районының “Туган як” газетасы хәбәр итә.

Район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айрат Җәлалов семинарда катнашучыларны сәламләп, 2016 ел районда Мәгариф һәм һөнәри үсеш елы дип игълан ителүен, бу уңайдан ниләр эшләнүен барлады, шундый семинарларда алынган белемнәрнең, тәҗрибәнең эштә актив кулланылуын теләде.

Балалар иҗат йорты методисты Фәнил Яфизов районда өстәмә белем бирүнең юнәлешләре һәм уңышлар белән таныштырды. Аның чыгышы презентация белән баетылды.

Семинарда катнашучылар өчен секцияләр буенча “түгәрәк өстәл”ләр дә әзерләнгән иде: кунаклар секцияләргә бүленеп, осталык дәресләре үткәрделәр, тәҗрибә уртаклаштылар.

Көннең икенче яртысында семинар Балалар иҗат йортында дәвам итте. Семинарда катнашучылар игътибарына биредә “Лепка” (түгәрәк Кече Чынлы урта мәктәбе базасында эшли), “Бисер” (Чуваш Бизнәсе башлангыч мәктәбе), “Веста” (Алешкин-Саплык урта мәктәбе) түгәрәкләренең күргәзмә-экспозициясе тәкъдим ителде. Семинарда катнашучылар өчен, шулай ук, Балалар иҗат йорты буйлап экскурсия дә оештырылды. Килгән кунаклар балалар шөгыльләнгән хореография, бию, авиамодельләштерү, картинг, 3D-модельләштерү кебек классларны бик теләп карадылар.

Аннан соң семинар Балалар иҗат йортының актлар залында дәвам итте. 2016-2017 уку елында Алешкин-Саплык урта мәктәбе Россия укучылары хәрәкәтенең яңа проектын тормышка ашыру буенча пилот мәйданчык буларак сайлап алынганлыгын билгеләп үтик. Биредә семинарга килгән кунаклар алдында Алешкин-Саплык урта мәктәбенең Россия укучылары хәрәкәте оешмасы укучылары чыгыш ясады.

Соңыннан семинар-практикум эшенә нәтиҗә ясалды. Казаннан, районнардан килгән кунаклар Чүпрәле төбәгендә мәгариф өлкәсендә башкарыла торган эшне, биредәге шартларны уңай бәяләп, район, мәгариф җитәкчелегенә, укытучыларга рәхмәт әйттеләр.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев