Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Чуашстанның Шыгырдан авылында җиденче "Мөслимә" мәчете төзеләчәк

Чуашстанның Батыр районындагы Шыгырдан авылында үткән елның көзендә нигез салынган җиденче “Мөслимә” мәчете төзелеше барышына багышланган җыелыш узды, дип хәбәр итә Чуашстан мөфтияте матбугат үзәге. Чуашстан мөфтияте рәисе Мансур хәзрәт Хәйбуллов җитәкчелегендә яңа мәхәллә советы әгъзаларын, “Гөлистан” мәдрәсәсендә оештырылган җыелышта, бүгенгә башкарылган эшләр турында мәхәллә рәисе Илдар Фәткуллов таныштырган. Аның сүзләренчә, хәзерге вакытка мәчетнең фундаменты салынган, цоколь һәм беренче катлар төзелгән. Мәчет бинасы бүрәнәдән булачагы мәгълүм: бүрәнәләргә заказ бирелгән. Төзелеш авыл халкының химая акчасына алып барыла. Татарларның үзенчәлекле борынгы стилендә төзелүче “Мөслимә” мәчете Шыгырданның яңа микрорайонында урнашкан. Биредә барлыгы 162 йорт булачак. Җыелышта 2017 елда башкарылачак эш планы да расланган. Мансур хәзрәт Хәйбуллов сүзләренчә, мәчетнең бурасы март аена әзер булачак. Яз җиткәч тә мәчет территориясендә койма тотарга, бураны күтәрергә, моннан тыш җылыту котелы, тәһарәт бүлмәсе өчен бүрәнәдән аерым бер бина төзеп куярга планлаштырыла. Мәчетне җәйгә ачарга ниятлиләр.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев