Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Чистай халкы Гаяз Исхакый музеен үз авылында калдыруны сорый

Чистай халкы Гаяз Исхакый музееның үз авылында - Яуширмәдә калдырылуын тели. Бу хакта бу минутларда Дәүләт Советында Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында комитет рәисе Разил Вәлиев әйтте.

Аның әйтүенчә, 25 октябрь көнне бертөркем депутатлар Гаяз Исхакыйның туган авылы - Чистай районы Яуширмәгә барып, музейның торышы белән танышкан. "Район җитәкчесе Иванов та, Чистай дәүләт музей-тыюлыгы җитәкчелеге дә килде. Кызу бәхәсләр булды", - диде.

Разил Вәлиев сүзләренчә, музейны Чистайга күчерү яки Милли музейга кушу тәкъдим ителгән. Чистай районы якташлыгы җәмгыяте исә, музейны авылда калдыруны сораган. Авыл халкы музейны күчергән очракта, авылның язмышы кыл өстендә калачак дип борчыла. Шуңа бәйле, музейны авылда калдыруны сорап, йөзләгән имза килгән.

Комитет рәисе фикеренчә, бөтенләй берни эшләнми дип әйтеп булмый, ләкин ул хәрәкәт бик сүлпән. "Һаман акча бүлеп бирелмәгән, ремонтка күпме акча кирәклеген саныйлар. Безгә әдәбият, сәнгать әһелләреннән дә бу мәсьәләгә карата бик күп мөрәҗәгатьләр килә. Хөкүмәткә дә ике тапкыр яздым", - ди Разил Вәлиев.


Гөлнар Гарифуллина Фото: chisto-muzei.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев