Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Чирмешән районы мәдәният йортында "Ягез әле, әниләр!" бәйгесе уздырылган

Чирмешән районы Бәркәтә авыл мәдәният йортында узган “Ягез әле, әниләр!” бәйгесе узды, дип яза район басмасы. “Әни, ничек хәлләрең, авырмыйсыңмы, аяк-кулларың сызламыймы?!” – дип, киленнәр ирләренең әниләренә шундыйрак эчтәлектәге кайгыртучан, сагыну хаты язды. Бу бәйгенең бер биреме иде. Сәхнәгә өч әни: мәктәп укытучысы Элиза Абдуллина, авыл китапханәсе мөдире Әлфия Сөләйманова, ФАП санитаркасы Гөлшат Кашапова чыкты. Жюри аларга унике төрле бирем әзерләгән. Бәйгедә катнашучылар спектакль дә уйнап күрсәтте, шигырь, хат та яздылар, чуваш, рус, кавказ халыклары биюләрен башкардылар, рәсем ясадылар. Нәтиҗәдә, җиңүче буларак, кыйммәтле бүләккә - утюгка Элиза ия, өстәвенә жюри аны “Иң нәзәкатьле килен” дип тә атады, Әлфия – ”Иң нечкә билле ханым”, Гөлшат исә “Уңган хуҗабикә” буларак танылды. Бәйгедә катнашучыларга авылдашлары Димхамәт Сөнгатуллинның да шәхси бүләкләре бар иде, диелә район хәбәрендә.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев