Татар матбугаты
Чаллы шәһәрендә күренекле әдип Факил Сафин иҗатына багышланган "Кешеләрдә тик яктылык күрәм" дигән әдәби-музыкаль кичә узды
Чаллы шәһәре Муса Җәлил исемендәге шәһәр үзәк китапханәсенең мәҗлесләр залында "Кешеләрдә тик яктылык күрәм" дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үтте.
Бәйрәм кичәсе күренекле прозаик, шагыйрь, тәрҗемәче, әдәбият галиме, публицист, филология фәннәре кандидаты, Татарстан Язучылар берлеге һәм Татарстан Журналистлар берлеге әгъзасы, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Гаяз Исхакый, Александр Грибоедов исемендәге әдәби премияләр лауреаты, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясенә кандидат, күренекле әдип Факил Сафин иҗатына багышланды.
Кичәдә Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты, җырчы Дания Сибгатуллина, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Зиләрә Имаметдинова, шәһәрнең танылган җырчысы Айдар Сафаргалин, Фаил Ислам, талантлы музыкант Голара Кадыйрова һәм башкалар катнашты.
Мәҗлесләр залы, язучы иҗаты белән якыннан танышырга теләгән, “Соңгы көз”, “Гөлҗиһан”, “Биек тауның башларында”, “Саташып аткан таң”, “Галәм күзе” китаплары авторы белән очрашырга килгән тамашачылар белән тулы иде.
Габдулла Тукай әдәби премиясенә кандидатлыкка намзәт язучы хакында тарих фәннәре кандидаты, язучы Фәүзия Бәйрәмова, филология фәннәре докторы Әнвәр Шәрипов, филология фәннәре кандидатлары: Рәзинә Мөхияр, Лилия Хөснетдинова, Дания Нигъматҗанова, язучылар Рәшит Бәшәр, Рубис Зарипов, кунаклар Фатыйх Котлу, Гөлзада Әхтәмова һәм башкалар үзләренең сүзләрен җиткерде. Кичәдә шәһәрнең мәктәп укучылары һәм балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар тарафыннан шагыйрьнең шигырьләре яңгырады.
Чыганак: http://tatar-inform.tatar
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев