Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Чаллы Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсендә беренче уникаль операция ясалган

Чаллы Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсендә уникаль операция ясалган – баш табиб Рәмис Якупов җитәкчелегендәге табиблар юл һәлакәтенә очраган 10 яшьлек кызның кулын саклап калган. Бу хакта Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте җиткерде. Юл аша чыгып барганда, кызны "КАМАЗ" машинасы бәрдереп киткән була.
«Операциягә Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе белгечләре генә түгел, Кама балалар медицина үзәге хирурглары, травматологлары һәм нейрохирурглары да җәлеп ителде», – дип хәбәр итә хастаханәнең баш табибы урынбасары Резидә Кәримова.
Операция 3,5 сәгать дәвам итә. Икенче көнне инде кыз кулын кыймылдата ала.
Хәзер ул табиблар күзәтүендә, хәле тотрыклы.  Шунысын да искәртик: Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсендә мондый операция беренче тапкыр ясалган.
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев