Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Бюллетеньнәрнең 99% эшкәртелгән, тавышларның 76% – Владимир Путинга

Россия Үзәк сайлау комиссиясе хәбәренчә, 18 мартта узган Россия Президенты сайлауларында илнең бүгенге җитәкчесе үзенең карьерасында рекорд санда тавыш җыйды – аның өчен 54,4 миллион граждан тавыш бирде, бу 2004 ел белән чагыштырганда 5,1 миллионга күбрәк. Бу хакта РИА Новости яза. Шул ук вакытта сайлаучыларның күпчелеге Владимир Путин өчен тавыш биргән. 19 март иртәсенә, сәгать 6га, Россиядә бюллетеньнәрнең 99,52 проценты эшкәртелгән. Тавыш бирүгә килүчеләр күрсәткече 67 процентны тәшкил иткән. Владимир Путинга тавыш бирүчеләр – 76,65 процент. Россия Президенты вазифасына барлыгы сигез кандидат дәгъва иткән иде. Шулай ук 19 март иртәсенә булган мәгълүматлар буенча, Павел Грудинин – 11,81 процент, Владимир Жириновский – 5,67 процент, Ксения Собчак – 1,67 процент, Григорий Явлинский – 1,04 процент, Борис Титов – 0,76 процент, Максим Сурайкин – 0,68 процент, Сергей Бабурин 0,65 процент тавыш җыйган.

Рөстәм Миңнеханов: Без көчле Россия һәм көчле Татарстан өчен!

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан халкына сайлауларда катнашуы өчен рәхмәтләрен җиткерде. “Гражданлык позициягез өчен рәхмәт сезгә”, - диде ул сайлаучылар өчен оештырылган “Мин тавыш бирдем” шәһәр концерты сәхнәсеннән. “Бүген илебезнең иң әһәмиятле сайлаулары узды – без Россия Президентын сайладык. Бу бик катлаулы зур процесс, бу - сайлау комиссиясе, күзәтүчеләр, иң мөһиме – сайлаучылар. Республикада бу процесс бик уңышлы узды. Без көчле Россия һәм көчле Татарстан өчен! Без сезнең белән киләчәгебезне сайладык! Сезгә бик зур рәхмәт! Уңышлар сезгә! Бергә булыйк!” - диде Президент. Президент сәхнәгә Салават Фәтхетдинов чыгышыннан соң чыкты һәм сәламләү сүзләреннән соң тамашачылар янына төшеп Валерий Меладзе чыгышын тамаша кылды. Бик салкын көн булуга карамастан, "Казан Арена" алдындагы мәйданга меңләгән кеше җыелган иде. Конституция буенча, Россия президенты 6 елга сайлана.
Татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев