Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Бюджетчыларның оклады артырга мөмкин

Россия Финанслар министрлыгы бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең окладларын инфляциягә карап, ел саен мәҗбүри индексацияләүне гамәлдән чыгару турында закон проекты әзерләгән, дип белдерә "Интерфакс" чыганакка сылтама белән.

Элегрәк "РБК" газетасы да РФ Финанслар министрлыгы судья, полицейский, хәрбиләрнең окладларын инфляция күләме буенча ел саен мәҗбүри индексацияләүне күп кенә законнардан төшереп калдыручы закон проекты әзерләде дип белдергән иде.

Хәзерге вакытта законда әлеге хезмәт хакларын инфляция буенча ел саен арттыру карала, әмма тәкъдим ителүче документ бу норманы гамәлдән чыгарырга тәкъдим итә. Нәтиҗәдә хезмәткәрләрнең хезмәт хакы бюджет турындагы закон буенча, ягъни инфляцияне исәпкә алмыйча гына артырга мөмкин.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев