Татар матбугаты
Быелгы имтихан күрсәткечләре узган елгы республика нәтиҗәләреннән югарырак
Бөгелмә районында өч укучының берсе югары балл җыйган. Быел республикада 100 балл туплаучылар кимрәк: 135тән 123кә калган. 14 укучы мәктәптән белешмә белән генә чыккан. Имтихан кагыйдәләрен бозган өч укучыга сынауны киләсе елга бирергә туры киләчәк.
Быел имтихан күрсәткечләрен җәмәгатьчелеккә ваклап җиткереп мәшәкатьләнмәделәр. Тулысынча билгеле булгач кына игълан иттеләр. БДИны бездә 15 меңгә якын укучы тапшырды. Былтыр бу сан бер меңгә кимрәк иде. Һәр елдагыча, җәмгыять белемен (6 мең 211), физиканы (4 мең 926), биологияне (2 мең 771), химияне (2 мең 110) сайлаучылар күбрәк булды. Бу хакта Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта республика мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов сөйләде. Гомумән алганда, имтихан күрсәткечләре узган елгы республика нәтиҗәләреннән югарырак дип табылган.
Бары рус һәм немец телләре, географиядән генә түбәнрәк. Географиядән имтихан бирүчеләр үзләре дә бик аз. Әлеге фәннең нибары 125 укучыга гына вузларга укырга керү өчен кирәге чыккан. Былтыр химия, физикадан имтихан күрсәткечләре түбәнрәк булса, быел тел-теш тидереп булмый. Татарстанда рус телен начар укытмыйлар. Әлеге фәннән сынау нәтиҗәләре илнең кайбер башка төбәкләренә караганда яхшырак та әле. Бигрәк тә Казан, Чаллы шәһәре, Бөгелмә, Түбән Кама, Лениногорск, Кукмара районнары мәктәпләрендә рус телен яхшы өйрәтәләр. Математикадан профиль сынавын сайлаучылар елдан-ел арта бара. Буа, Питрәч, Сарман, Теләче, Мамадыш, Ютазы, Спас районнарында укучылар “фәннәр патшасы”н яхшырак укый башлаган. Ә менә Апас, Баулы, Нурлат, Тукай районнарына мөнәсәбәтне үзгәртергә кирәк.
Аттестатсыз калучылар былтыргы 0,2 проценттан 0,09 га кимегән. Казанда – 9, Яңа Чишмә, Әлки, Яшел Үзән, Әлмәт районнарында берәр укучының белеме аттестат бирергә лаек дип табылмаган. Бу 14 укучының белешмә белән чыгу сәбәбе – математика фәнен начар белү. Ә рус теленнән барысы да тәртиптә. БДИ нәтиҗәләреннән канәгать булмыйча, белемнәрен кабат тикшертүчеләр быел ике мәртәбә кимегән.
Югары балл җыючыларның саны 7 мең 764кә (узган елдан 0,8 процентка артык) җитте. 123 укучы 100әр балл туплаган. Бөгелмә, Саба, Түбән Кама, Яшел Үзән, Азнакай, Лениногорск, Чаллы, Казан укучылары иң зур балларны күрсәткән. Ә Чүпрәле, Кама Тамагы, Мөслим, Ютазы, Тукай, Апас, Кайбычтагы егет-кызларга әлегә кызыгырга гына кала.
Быел 1924 укучы Россия медале белән бүләкләнгән. Республика медаленә 462 кеше дәгъва кылса, шуларның 35 проценты белемнәрен аклый алмаган. Имтиханнарда 70тән ким балл җыючыларга медальдән колак кагарга туры килгән. “Бишле”гә генә укучылар арасында 40 балл җыя алмаучылар да булган. Казан, Чаллы, Түбән Кама, Бөгелмә төбәкләре медаль ияләренә бай булып чыкты. Сигез районда аны алучылар бөтенләй юк. Апас, Ютазы районнары бу исемлеккә икенче мәртәбә эләккән.
11 нче сыйныф укучылары арасында 74 укучы – татар телен, нибары бер укучы әдәбиятны сайлаган. Татар теленнән уртача балл – 75, татар әдәбиятыннан 66ны тәшкил итә. Татар теле буенча белем яхшырган. Быел 9 нчы сыйныф укучыларының 1680е татар теленнән имтихан тапшырган. Узган ел андыйлар 1400 булган. “Барлык фәннәрдән имтиханны татарча тапшыручылар 400 гә якын булды. Былтыр андыйлар 20 ләп кенә иде. Соңгы вакытта мондый мөмкинлек бетерелгән иде, кире әйләнеп кайту җиңел түгел. Үсеш бар. Ел саен теләк белдерүчеләр саны арта барыр дип өметләндерәбез”, – дип вәгъдә итә республиканың баш педагогы.
Имтиханнардан өч укучы (икесе – кесә телефоны, берсе белешмә кулланган өчен) куып чыгарылган. Кагыйдә бозучылар былтыргыдан бергә кимрәк. 9 нчы сыйныф укучылары арасында имтихан кагыйдәләре белән 14 укучы һәм 24 оештыручы исәпләшмәгән. Имтиханнарын “2ле”гә тапшыручыларга көз көне кабат мөмкинлек биреләчәк.
БДИны күпме генә сүксәләр дә, аның файдалы яклары да бар. Авыл балаларының илнең танылган уку йортларына керү мөмкинлеге арткан. “Вузлардагы 60 процент студент төбәкләрдән килеп белем ала. Ә аңа кадәр бу сан 10-15 процент чамасы гына иде”, – дип белдергән ил Президенты Владимир Путин.
Сәрия Мифтахова, Ватаным Татарстан
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев