Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Быел Ураза гаете 25 июньгә туры килә

Бу көнне Татарстанның барлык мәчетләрендә бәйрәм намазлары укылачак. Казанда төп бәйрәм чарасы Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашында Галиев мәчетендә була. Камил хәзрәт бәйрәм вәгазен 03.30 сәгатьтә укый башлый, иртәнге 4тә – бәйрәм намазы, ә 04.05 сәгатьтә – хөтбә. "Татарстан-Яңа гасыр" каналында Галиев мәчетеннән турыдан-туры трансляция оештырылачак. galiev m Шунысы мөһим, республика мәчетләрендә бәйрәм намазлары кояш чыкканнан соң 30 минут үткәч укыла, дип җиткерә Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте матбугат хезмәте.  
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев