Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Быел татар телендә Коръән тәфсире дөнья күрәчәк

Татарстанның баш мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин быелгысы елга булган планнары турында сөйләде. Телевидениедә туры эфирда ул 2017 елда төп вакыйгаларның берсе булып, заманча татар телендә Коръән тәфсирен бастыру дип билгеләп үтте, дип хәбәр итә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте. Хәзерге вакытта 6 тәфсир бар – аларда Коръән татар телендә бирелгән. Әмма, мөфти сүзләренчә, алар барысы да кабул итү өчен бик авыр. Хәзерге вакытта тәфсирне әзерләү эшләре бара, басманың яртысы әзер инде. Яңа басма барлык татарлар өчен кабул итәргә җиңел булачак. «Әлеге эшкә берничә эксперт тартылды, шул исәптән Бөтендөнья татар конгрессыннан да, без бу хезмәтнең барлык татар халкы өчен уртак булуын телибез», –дип билгеләп үтте мөфти. Камил хәзрәт Сәмигуллин сүзләренчә, басма инде 2017 ел ахырында дөнья күрәчәк.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев