Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Быел беренче тапкыр Канадада "Сәләт-Монреаль" аланы эшли башлаячак

"Сәләт" аланы Монреаль шәһәрендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән уза. Катнашучылар конкурс аша сайлап алыначак. Бу хакта “Сәләт” оешмасының рәсми сайты хәбәр итә. «Сәләт-Монреаль» аланында катнашучыларны сайлау конкурсы гомумбелем бирү, урта һөнәри һәм югары белем бирү оешмаларында укучы балалар һәм яшьләр, Татарстан Республикасында эшләүче 14-35 яшьтәге яшьләр арасында уздырыла. Конкурсның төп максаты – Татарстан Республикасыннан һәм Россия Федерациясенең башка төбәкләреннән сәләтле балаларга һәм актив яшьләргә үсү өчен мөмкинлекләр тудыру. Конкурс биш этаптан тора. Беренче этапта катнашу өчен гариза юллана. 5 нче февральгә кадәр команда әгъзаларының портфолиоларын әзерләп, portfolio-selet.ru сайтында махсус форманы тутырырга кирәк. Икенче этапта һәрбер катнашучы белән әңгәмә уздырыла. Өченче этапта команда туплап, конкурс биремнәрен үтәргә кирәк. Дүртенче этап - «Супер финал». Бишенче этап – йомгаклау. Нәтиҗәләр 2017 елның 10 нчы апреленнән дә соңга калмый хәбәр ителәчәк. Конкурсның этапларын үткәрү, аларга бәя бирү өчен Экспертлар советы оештырыла, дип хәбәр ителә "Сәләт" оешмасы сайтында.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев