Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Бүгенге заман яшьләре кулы тигән хезмәтләргә күз йомып булмый

Актив яшьләр үзләрен төрле өлкәдә сыный: кемдер фән олимпиадасында Россия данын яклый, икенчеләре спортта зур уңышларга ирешә, өченчеләре үз проектын нульдән башлап, республика күләмендә чынга ашыра. Шундый яшьләр бүген Экология һәм табигый байлыклар министрлыгына җыелды. Биредә “Кадрлар резервы” республика проектының өченче тур катнашучылары “Вверх”  конкурсында үз яшьтәшләре белән түгәрәк өстәл артында фикер алышты. Бәйге кысаларында алар әйләнә-тирә мохитне, табигый куркынычсызлыкны саклау максатыннан үзләренең презентацияләрен тәкъдим итте. Очрашуда Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының мәгълүмат-анализ үзәге идарәсе башлыгы Инесса Яруллина да катнашты. Ул конкурсантларга үзенең киңәшләрен бирде, ярдәм кулы сузарга әзер торуын белдерде. Әлеге бәйге Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы һәм “ТР иҗади яшьләр академиясе” төбәкара иҗтимагый оешмасы белән берлектә үткәрелә. Быел ул җиденче тапкыр уза. Конкурста 45 егет һәм кыз катнаша. Бу – өченче турга узучылар саны. Проектка 1000 гариза кабул ителгән, шуларның иң-иң 150се беренче турга узу хокукын алган. Өченче турга килеп җиткән бәхетлеләр  - республиканың Яшьләр хөкүмәте составына керергә дәгъва белдерүчеләр. “Вверх” бәйгесенең максаты – яшь лидерларга үз мөмкинлекләрен ачуда ярдәм кулы сузу.

Бәйге этаплап уза. Читтән торып үткәрелә торган этапта алар алты сынау уза. Иҗади бәйге, интеллектуаль сорауларга җавап бирү кебекләрен инде алар уңышлы үткән. Бүген исә  үзләренең социаль проектларын яклыйлар. Беренче елларында конкурс 6 ай эчендә иң-иңнәрне сайлап алса, хәзер ул ел буена сузыла. Талантлы яшьләр “Кадрлар резервы” кысаларында укый, уку ахырында проект якларга тиеш була. Бүген биредә проектлары уңышлы гына эшләп килүчеләрне дә очратырга була иде. Мәсәлән, КФУ студенты, Спорт секторы җитәкчесе булып эшләүче Мурат Димитров – “Яшел фитнес” проектын гамәлгә куючы. – Әлеге программа спорт һәм сәламәт яшәү рәвешен алга сөрә торган проект, – дип таныштырды ул. – Ике ел эчендә аңа 40 мең катнашучыны җәлеп итә алдык. Формулабыз мондый: яшел фитнес= табигать+спорт+иҗат. Аңлавыгызча, без спортка гына басым ясамыйбыз, ә аңа иҗат аша да якын килергә тырышабыз. Акция нидән гыйбарәт соң? Без атна саен бушлай тренировкаларга чакырабыз. Ул һәр якшәмбе көнне 10-12 сәгатьләрдә уза. Катнашучыларның алдан әзерлеге дә,  яшь чикләүләре дә юк.  Быел, мәсәлән, иң яшенә – 5 ай, иң өлкәненә 97 яшь иде. Ике ел эчендә партнерлар да җәлеп иттек. Экология министрлыгы белән ничек эш итәргә икән дип тә уйлаштык. Бергә кушылып хезмәттәшлек итү өчен берничә идея бар. Яшел фитнес проектын Әлмәт шәһәрендә башлап җибәрү уе белән янабыз. Танылган спортчыларны агач утырту акцияләренә чакыру теләге дә юк түгел. Катнашучыларга ТР иҗади яшьләр академиясе җитәкчесе Олег Федоровның проекты да үрнәк итеп куелды. – Июнь аенда без велочабыш уздырдык. Катнашучылар “Казан” гаилә үзәгеннән старт алып, Тирән күлгә кадәр барып җиттеләр. Ышынасызмы-юкмы, 320 кеше катнашты. Алар арасында флешмобка гаиләләре белән кушылучылар да бар иде. Әти-әнисенә ияреп, өч яшьлек бала да килгән иде хәтта. Акциянең максаты шуның кадәр ара үтү генә түгел иде. Һәр катнашучы Тирән күлне, аның тирә-юнен чистартуда актив катнашты. Акцияне киләсе елда да уздырырга, тагын да кызыклырак итәргә, квест элементлары белән баетырга уйлыйбыз, – диде ул. Инесса Яруллина да әлеге проектның уңышын әйтеп узды. Ул монда үзе дә катнашкан. Хәтта бу күләмле эш Мәскәүгә дә ишетелгән. – Үз идеясе белән янып торучы яшьләрне күрү шулкадәр куандыра. Бу бүлмәдә утыручыларның яртысының гына проекты чынга ашса да, яңа тормыш дигән сүз. Бүгенге активлыгыгыз киләчәктә дә ярдәм итәр. Яшьтән актив кешенең киләчәккә ишекләре һәрвакыт ачык, – диде ул. Чаллы кызы Карина Әхмәтова - “Әдәбият оскары” исемле проект хуҗасы. Аңа бу идея 2015 елны Россиядә “Әдәбият елы” дип игълан иткәннән соң килә. Үз проектына ул Кама аръягыннан 60лап яшь йөрәкне җәлеп итә алган. Конкурста катнашучылар үзләре иҗат иткән һәм яраткан шагыйрьләренең әдәби җимешләрен сәнгатьле укуда көч сынашкан. Быел аны Татарстан күләменә чыгарырга һәм шигырь уку кичәләрен парк-скверларда үткәрергә ниятлиләр. “Вверх” яшьләр проектының эксперты Раил Шәмсетдинов - үзе дә кичәге чыгарылыш укучысы. Ул бәйгедә 2011 елда катнашкан. – Минем  проект “И в кубе” дип аталды. Кызганыч, мин аны ахырга кадәр яклый алмадым. Нәкъ шул көннәрдә улым туды. Һәр кеше, эшкә урнашу белән, компьютер каршына утыра. Нинди өлкәдә эшләвенә карап, һәрберсенең программасы аерылып тора. Безнең максат – шул программаларны камилләштерү. Үзем энергетика көллиятендә укытам. Әлеге проектны уңышлы кулландык, – ди ул. Проектта катнашучылар берсе дә югалып калмый, ә киләчәктә җитәкче урыннарны били. Студентлар оешмасы, татар иҗтимагый яшьләре оешмалары җитәкчеләре, район башлыгы урынбасарлары, мәктәп директорларының күбесе әлеге проект “карлыгачлары”. Раил Шәмсетдинов исә бүген педагогика фәннәре кандидаты дәрәҗәсенә ирешкән, депутат Фатыйх Сибагатуллинның ярдәмчесе булып эшли. Катнашучылар җиңү өчен теше-тырнагы белән көрәшә. Аңлагансыздыр, бу бәйге аларга якты юллар ача.  Җиңүчеләр республиканың дәүләт органнарына, иҗтимагый оешмаларда стажировка үтү мөмкинлеге ала. Моннан тыш, быелдан башлап, конкурс нәтиҗәләре буенча, республиканың Яшьләр хөкүмәте составы оешачак. Иң-иңнәрне тагын да кәттәрәк бүләк көтә: алар Россия дәүләт думасына бер айга стажировкага китәчәк. Кайберләре исә ике атна Мәскәү университетында белемнәрен арттырачак. – Финишка килеп җиткән яшьләр, гадәттә, иртәме-соңмы шул ук министрлыкларда эшләп кала, – ди эксперт Раил Шәмсетдинов. Шуңа күрә бүген яшьләр төн йокламыйча үз проектын иң кызыклы итү уе белән яна. Аңлашыла да, кемнең министрлыкта эшлисе килмәс?

Чыганак: http://intertat.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев