Татар матбугаты
Бүген ТР атказанган артисты Искәндәрова Хәлимә Шакир кызының туган көне
19 май – Татарстанның атказанган артисты Искәндәрова Хәлимә Шакир кызының туган көне.
Татарстанның атказанган артисты — 1992
1940 елның 19 маенда Ташкент шәһәрендә туа. 1958 елда Пржевальск шәһәренең рус театрында эшли башлый. 1960-1963 елларда — Тула театрында. 1963 елның көзендә Татар академия театрына эшкә килә. 1971 елда читтән торып Мәскәү театр институтын (ГИТИС) тәмамлый.
Рольләре:
Диләрә — «Карлыгач канат кага» Х.Вахит
Ирина — «Ата хакы — Тәңре хакы» Б.Лаврентьев
Нинучча — «Бәйрәм кичендә» Эд. де Филиппо
Ирина — «Соңгы корбан» А.Островский
Огудалова — «Бирнәсез кыз» А.Островский
Авдотья Васильевна — «Җимерелгән бәхет» А.Островский
Розина — «Фигароның өйләнүе» П.Бомарше
Ниса — «Җүләр кыз» Лопе де Вега
Лариса — «Йә кайтырбыз, йә кайтмабыз» А.Гыйләҗев
Элеонора — «Хатыннар гайбәте» К.Гольдони
Рухсара — «Шәһәрдә җәй көннәре» Анар
Майшәкәр — «Һиҗрәт» Н.Исәнбәт
Сәхилә — «Хуҗа Насретдин» Н.Исәнбәт
Хуҗабикә - Гөлҗамал
Акулина - Өзелгән өмет
Өченче карчык - Зәңгәр шәл
Ана - Мин ана
Режиссер ярдәмчесе - Дәрсе гыйбрәттер театр...
Хөрмәтле Хәлимә Шакировна, Сезгә ихлас күңелдән исәнлек-саулык, гаилә иминлеге һәм тагын озак еллар дәвамында театр сәнгатеннән аерылмавыгызны телибез!
Камал театры
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев