Татар матбугаты
"Бүген татар теле мәсьәләсендә чигенергә хакыбыз юк. Туган телен кадерләгән халык кадерле булыр" - Ринат Закиров
Татар теле мәсьәләсендә чигенергә хакыбыз юк, диде Татарстанның Дәүләт Советы депутаты Ринат Закиров.
Искәртеп үтик, ул Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володинга туган телләрне укыту буенча закон проекты буенча мөрәҗәгать белән чыгуны тәкъдим итте. Депутатлар моны хуплады.
«Соңгы вакытта халкыбыз борчулар кичерә, туган телгә карата һөҗүм бара. Татарстан өчен бу җитди сынау. Мин, Татарстан Дәүләт Советы депутаты буларак та, Бөтендөнья татар конгрессын озак еллар җитәкләгән кеше буларак та, татар телен яклау мәсьәләсендә үзебезнең хаклы икәнлегебезне аңлап, нык торырга кирәк дип саныйм. Илнең дә, Татарстанның да Конституцияләре һәм законнары татар теленең дәүләт статусын аңлый. Тиешле законнар була торып та, ни өчен каршылыклы вазгыять килеп чыкты соң? Бүген бу сорауны җәмәгатьчелек кискен куя. Минем фикеремчә, бүгенге хәлнең сәбәпләрен аңламый торып, бу вазгыятьтән чыгу авыр булачак», - ди Ринат Закиров.
Дәүләт Советы депутаты бу теманың Интернетта да куертылуын, нәтиҗәдә, төрле милләт вәкилләренең бер-берсен мыскыллауга кадәр барып җиткәнен билгеләп узды. «Уйлап карасаң, төп сәбәп – федераль мәгариф структураларының законнар белән исәпләшмичә эш алып бару нәтиҗәсе. Көн кебек ачык: федераль стандартлар Конституциядән дә, законнардан да өстен була алмый. Чирек гасыр дәвамында илебез шактый реформалар кичерде, күптән яңа социаль халәткә күчте, тик мәгариф өлкәсендә генә реформалар мактанырлык түгел. Милли мәгарифкә кагылган реформаларны уңай дип бәяләп булмый. Ә бит мәгариф өлкәсендәге бүгенге хәлләр кинәт килеп чыкмады. Башта мили компонентны алып ташлау, соңрак Бердәм дәүләт имтиханын бер телдә генә бирүне раслау – болар барысы да тискәре нәтиҗәләргә китерде. Бүген хәтта татар-ата-аналары арасында да туган телдән ваз кичәргә әзер торганнар бар. Чарасызлыктан шундый шартларга куелган халыкны кем яклар? Бүген халык сайлап куйган Татарстан парламенты депутатлары бүген бу мәсьәләне хәл итәргә бурычлы. Тел мәсьәләсенә кагылган соңгы сессиядә без йомшаклык күрсәттек, чигендек. Мәсьәлә үзеннән-үзе хәл ителер дип уйладык, мондый яраклашу һич файдага булмады. Дума депутатлары бу мәсьәләне тагын да кискенләшерү юлына аяк бастылар. Яңа закон проектын керткәннәр. Әлеге закон проекты мәгариф системасыннан туган телләрне кысырыклап чыгарды. Безнең йомшаклык халыкта ризасызлык тудырды, депутатларга карата ышанычны какшатты», - дип сөйләде Ринат Закиров.
Ул Фәрит Мөхәммәтшинга мөрәҗәгать итеп, тел мәсьәләсен игътибар үзәгендә тотуын сорады. «Татар теле Татарстанда чирек гасырдан артык дәүләт теле булып яшәп килә, бүген татар теле мәсьәләсендә чигенергә хакыбыз юк. Туган телен кадерләгән халык кадерле булыр ди. Татар халкы дөньяга сибелгән зур халык. Аның шанлы тарихы, мәдәнияте, үзенә генә хас ислам дине бар. Бу вазгыятьтә татар халкы үз тарихын якларга бурычлы. Әби-бабалардан мирас булып килгән туган телебезне исән-имин тапшырырга бурычлыбыз. Бүген миллионлаган миләттәшләребез Татарстанга карап тора», - диде Закиров.
Гөлнар Гарифуллина, Татар-информ
Фото: Александр Эшкинин
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев