Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Бүген Рөстәм Миңнеханов Америка-Россия эшлекле советы конференциясе ачылу тантанасында катнашачак

11 ноябрьдә Рөстәм Миңнеханов ел саен үткәрелә торган Америка-Россия эшлекле советы конференциясе ачылу тантанасында катнашачак. Көннең икенче яртысында ул Ford Motor Company вице-президенты Стивен Бьиган һәм  MARS компаниянең (азык-төлек җитештерүе) глобаль сәүдә һәм инвестицияләр буенча бүлекчәсе башлыгы Мэри Латимер белән очрашырга тиеш.
Татарстан Президенты җитәкчелегендәге республика делегациясе составында шулай ук ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Татарстан Президентының ярдәмчесе Радик Гиматдинов, ТР икътисад министры Артем Здунов, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, “Ак Барс” Банк идарә рәисе Зөфәр Гәрәев, “Иннополис” махсус икътисади зонасы генераль директоры Игорь Носов, “ИТ-парк” технопаркы җитәкчесе Антон Грачев һәм башкалар бар.
Белешмә өчен: Татарстан Америка белән хезмәттәшлектә нефть химиясе, автомобиль төзелеше, телекоммуникацияләр, кредит-финанслар, аудит, кадрлар әзерләү кебек өлкәләргә өстенлек бирә. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге делегация моңа кадәр АКШта 2013 елның көзендә булган иде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев