Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Бүген Мәскәүдә "Нәҗибә" дип ис. документаль фильм күрсәтеләчәк

Бүген, 18 август көнне, Татарстан Республикасы мәдәнияте көннәре кысаларында, Мәскәү татар мәдәни үзәгендә «Нәҗибә» дип исемләнгән документаль фильм күрсәтеләчәк. Ул Россия һәм Татарстанның халык артисткасы, Г.Тукай премиясе лауреаты Нәҗибә Ихсановага багышланган. Чарада мәшһүр артисткадан кала, проект авторы һәм кинотасманың продюссеры булган Әлфия Юнысова-Миңнуллина, фильмның режиссеры Алмаз Нургалиев, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзасы, шагыйрь  Булат Ибраһим һәм Г.Камал театры актерлары катнашачак. Чара 19:00 башлана. Керү ирекле. Адрес: Малый Татарский пер., д.8, ТКЦ г.Москвы.  
Бөтендөнья татар конгрессы

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев