Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Бүген КФУның "Tataristica" үзәге "Татарның үсеш стратегиясе: шартлар, вәзгыять, алымнар" темасына дискуссия оештыра

Бүген 15.00 сәгатьтә Казан федераль университетының “Tataristica” үзәге  “Татарның үсеш стратегиясе: шартлар, вәзгыять, алымнар”темасына дискуссия оештыра. Дискуссиянең төп максаты – тел, әдәбият, тарих, мәдәният өлкәсендәге мөһим мәсьәләләргә кагылышлы җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү, аерым проблемаларның чишелешен эзләү. Әлеге дискуссияне "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы онлайн күрсәтәчәк. Дискуссияне карау өчен сылтама - tatar-inform.tatar/internet-tv/52/ Сөйләшүдә күренекле татар галиме, сәясәтче, Татарстан Фәннәр академиясе академигы, җәмәгать эшлеклесе Индус Таһиров; Россия Федерациясе Дәүләт Думасының милли мәсьәләләр буенча комитет рәисе Илдар Гыйльметдинов; Татарстан Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе, Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиев; Шиһабетдин Мәрҗәни исемендәге тарих институты директоры Рафаэль Хәкимов; Россия ислам институты ректоры Рәфыйкъ Мөхәммәтшин; язучы, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмова; Татарстан фәннәр академиясе Шиһабетдин Мәрҗәни исемендәге тарих институтының төп гыйльми хезмәткәре, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетындагы этнологик-мониторинг үзәге җитәкчесе Дамир Исхаков; җәмәгать эшлеклесе Фәндәс Сафиуллин; КФУның Лев Толстой исемендәге филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Җамалетдинов; Россия һәм Татарстан композиторлар берлеге рәисе Рәшит Кәлимуллин; Татарстанның театр әһелләре берлеге рәисе, Галиәскәр Камал исемендәге татар дәүләт академия театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев; Язучылар берлеге рәисе, язучы Данил Салихов; язучы Ркаил Зәйдулла; “Ватаным Татарстан” газетасының баш мөхәррире Миңназыйм Сафаров; театр тәнкыйтьчесе Нияз Игъламов; журналист һәм җәмәгать эшлеклесе Римзил Вәлиев; Бөтендөнья татар яшьләр форумы рәисе Тәбрис Яруллин; Казан федераль университеты мөгаллимнәре һ.б. катнашуы көтелә. Шулай ук республикабызның Мәдәният, Мәгариф һәм фән министрлыкларына чакыру хатлары җибәрелде, ди проектны оештыручылар. Әлеге сөйләшүдән Каюм Насыйри институтының 7 үзәге өчен (Казахстанның – Астана, Кыргызстанның – Бишкәк, Россиянең – Санкт-Петербург, Мәскәү, Екатеринбург, Пенза шәһәрләре) турыдан-туры трансляция оештырыла. Үткәрү урыны Казан шәһәре, Татарстан урамы, 2 нче йорт, актлар залы.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев