Татар матбугаты
Бүген К.Тинчурин театры артисты Рөстәм Гайзуллинның туган көне
Бүген 16 май — К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты ГАЙЗУЛЛИН РӨСТӘМ РИФКАТ улының туган көне!
Туган елы – 16 май, 1984 ел.
Туган урыны — Казан шәһәре.
Белеме- 2003 елда Казан театр училищесын тәмамлый.
Театрда 2006 елдан.
Рольләре:
Марат- Туй алдыннан- Хәй Вахит
Арслан – Гөлшаян — Мирсәй Әмир
Марат – Бәйрәм белән, кызлар! — Шамил Фәрхетдинов, Рәшит Заһидуллин
Алмаз — Күрәсем килгән иде… - Исламия Мәхмүтова
Җәмил- Мәхәббәт чишмәсе- Исламия Мәхмүтова
Шәмгун- Йосыф- Зөләйха- Нурмөхәммәт Хисамов
Данил- Өзелгән яфраклар- Рәмзия Габделхакова
Рустик- Эх,алмагачлары!-Шамил Фәрхетдинов
Гыйфрит- Әкият китабы- Шамил Фәрхетдинов
Нахал- — Әллә язмыш, әллә ялгыш…- Наталья Нестерова
Шрек- Шүрәле- online- Шамил Фәрхетдинов
Касыйм- Али баба һәм өч карак- Шамил Фәрхетдинов
Шакир- Хаҗи әфәнде өйләнә- Шәриф Камал
Ситдыйк – Өти балак Гөлүзә — Юныс Әминов
Мансур – Сакла, шартламасын! — Кәрим Тинчурин
Рөстәм – Гайфи бабай, өйлән давай! — Гөлшат Зәйнашева
Искәндәр – Американ — Кәрим Тинчурин
Рөстәм, сине чын күңелдән туган көнең белән котлыйбыз! Исәнлек-саулык, бәхет, иҗади уңышлар, яңадан-яңа матур рольләр, гаилә иминлеге телибез!
К.Тинчурин театры
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев