Татар матбугаты
Бүген хәтер исәнме? (сораштыру)
Хәтер яңара торган көн якынлаша. 9 Май – Җиңү бәйрәмендә ил күләмендә шул уңайдан бик күп чаралар узачак. Шуларның берсе – “Үлемсез полк” акциясе. Быел анда Россиядә яшәүче һәр ике кешенең берсе катнашырга теләк белдергән. Татарстанда исә андыйлар саны 220 меңнән артыр дип фаразлана. Башкалада бу чара көндезге сәгать өчтә башланып, Карл Маркс, Лобачевский, Кремль урамнары аша Меңьеллык мәйданына кадәр сузылачак. Ә сез бу чарада катнашырга җыенасызмы? Бүген хәтер исәнме?
Лилия ӘСКӘРОВА, Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институтының фәнни хезмәткәре:
– “Үлемсез полк”та катнашабыз, әлбәттә. Бабай сурәте төшкән рәсем дә әзер. Бабам Әхмәтҗанов Гариф 1940 елда фин сугышына китә, исән-сау әйләнеп кайта. Озак та үтми, Бөек Ватан сугышы башлана. 1941 елның ноябрендә бабайны 6 айга танкистлар курсына җибәрәләр. Курсларны тәмамлаучылар арасыннан шофер таныклыгы булганнарны бер төркемгә җыялар да хәрби йөк машиналары алып кайту өчен Иранга командировкага җибәрәләр. 1942 елның кышында Нахичеван автономияле республикасында артиллерия полкы формалаша, машиналарга туплар тагыла һәм полк немецлар кулга төшергән Нальчик шәһәренә юл тота. Нальчик өчен өч көн, өч төн сугышалар. Бабам хезмәт иткән дивизия немецларның 42 танкын җимерә.
Дошман Төньяк Кавказ таулары итәгеннән бәреп төшерелә һәм ул, техникасын ташлап, бик күп көчен югалтып, чигенә. Шул рәвешле Минеральные Воды, Кисловодск, Ставрополь, Краснодар, Новочеркасск, Ростов-на-Дону шәһәрләре азат ителә. Гариф бабам “Күк төстәге линия”не алуда, Новороссийск шәһәрен азат итүдә, “Кече җир”дәге десантчыларны дошман камалышыннан коткаруда катнаша. Әнә шунда, “Кече җир”дә, бабамның туп тагылган әрҗәсенә сугыш комплекты төялгән машинасы, дошман снаряды туры эләгеп, шартлап һавага оча. Бу чакта, бәхетенә, бабам машинасыннан төшеп, траншеядә була һәм исән кала. Җиңү көнен ул Чехословакиядә каршылый. Бабам 1945 елның 8 ноябрендә күкрәк тулы орден-медальләрен зыңгылдатып, туган авылына кайтып җитә. Әбием Шәмсенаһар белән Тауасты Байлар авылында матур итеп 62 ел бергә гомер кичерделәр, берсе артыннан берсе дүрт ул үстерделәр. Төпчеге – минем әтием Рәис.
Гөлназ ГӘРӘЕВА, Мамадыш районының Көек-Ерыкса авылы мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы:
– Укучыларыбыз районда уздырылган “Үлемсез полк” акциясендә бик теләп катнаша. Ул полк мәйданнан узганда, күзләрем яшьләнә. Тик үземнең анда катнашканым юк. Узган ел улым катнашасы килүен әйткән иде, кызганыч, фотолар юк. Әтинең – ике, әнинең бер абыйсы сугышның беренче көннәрендә үк сугышка чакырылалар. Әти сөйли торган иде: ике улы бер көндә сугышка чыгып киткән көнне бабай төш күргән. “Малайларның берсе кире кайтмас, ахры, капкабыздан ике айгыр уйнаклап чыгып китте, берсе генә кире кайтты”, – дигән. Чыннан да, абыйларның берсе хәбәрсез югала, икенчесе исән-сау кайтты, мин әле аңа читкә хатлар язганымны хәтерлим. Берничә ел элек Габидин абыйның немец лагеренда 1941 елның 31 декабрендә атып үтерелгәнлеге турында военкоматтан аның туып кына калган кызына – безнең туган апабызга хәбәр иттеләр. Әти инде күптән вафат иде, бу хәбәрне ишетә алмады. Әнинең абыйсы Мәлик абыйга да яу кырыннан әйләнеп кайту насыйп булмаган. Иремнең әтисе ягыннан бабасы да сугышта һәлак булган. Әти-әни сөйләгәннәрне исемдә тотарга, улларыма сөйләргә тырышам. Коръән ашларында да аларны гел искә алабыз.
Альбина КЫЯМОВА, Казан шәһәре Думасы депутаты:
– Узган елдагы кебек үк бу чарада быел да актив катнашачакмын. Безнең “Яшь гвардия” хәрәкәте чараны оештыручылар рәтендә. Минем өчен 9 Май – үзгә бәйрәм. Каһарман ветераннарыбызга, бабайларыбызга бәхетле балачак, аяз күк йөзе бүләк иткәннәре өчен рәхмәт хисләре әйтеп бетергесез. Сугыш җиле безнең гаиләне дә читләтеп үтмәгән. Бабаем миңа биш яшь булганда вафат булды. Шуңа күрә аның сөйләгәннәрен начар хәтерлим. Тик аны беркайчан да онытканым юк. Бабабызны һәр бәйрәм саен искә алабыз.
Илнар НИЗАМИЕВ, Г.Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры артисты:
– Авылдан бакча эшләрен бетереп килгәч, катнашырга исәп, Алла боерса. 1 майда туган авылым Бичерге авылына кайткач, зиратка барып әти-әни, әби-бабай каберләрен чистартып буядык. Шунда төпчек абыйлардан сораштым. Безнең Гәбдерәшит бабай фин һәм Бөек Ватан сугышларын кичкән кеше икән. Тик менә аның кайларга эләгүен, нинди батырлыклар кылуын, кызганыч, белеп бетермим.
“ВТ” кайнар линиясе
Сорау юллаучылар игътибарына! “ВТ” кайнар линиясе көн саен бик күп шалтыратулар кабул итә. Үзегезне борчыган сорауларны 8(843) 222-09-67, 222-09-70 һәм 89872076910 телефон номерларына шалтыратып юллый аласыз. Телефон аша гына җиткереп булмаган очракта Казан шәһәре, Академия урамы, 2 нче йорт яки info@vatantat.ru электрон адресына аңлаешлы итеп хат язып салыгыз.
Мәҗбүр итә алалармы?
Фатирыбызны газ казаны белән җылытабыз. Беркөнне газ оешмасында эшләүчеләр, шул казанга хезмәт күрсәтер өчен ике арада килешү төзергә кирәк, дип килделәр. Әле шактый гына суммада акча да түлисе икән. Мин бу килешүне төзергә тиешме? Чөнки казан ватыла калса, барыбер бар кирәк-ярак запас частьларын үзеңә аласы. Мине мәҗбүр итә алалармы?
Гүзәлия
Газ казанына техник хезмәт күрсәтәбез дип, килешү төзергә мәҗбүр итү тиеш түгел. Ә менә газ белән тәэмин итү буенча килешү төзеп куйсагыз була. Беренчедән, сез киләсе көнгә ышанычлы буласыз, икенчедән, куркынычсызлык кагыйдәләре буенча да газны гел тикшереп торырга тиешләр. Сез үзегез өчен генә түгел, йортта яшәүче тагын бик күп кешенең гомере өчен дә җавап бирәсез. Шулай да сезгә үзегезгә хезмәт күрсәтә торган оешмага барып, хәлгә ачыклык кертергә кирәк.
Миңа да язасымы?
Йортыбызны ирем исеменә яздырттык. Ирем нотариуска барып, балаларыбыз исеменә васыятьнамә язмакчы иде. Әмма аны борып җибәргәннәр. Мин дә васыятьнамә язарга тиеш икән. Бу акча эшләүгә кайтып калмыймы?
Гөлшат.
Биектау
Нотариустагылар дөрес әйткән. Ир белән хатынның бергә тапкан малы, кем исеменә язылуга карамастан, аларның уртак мөлкәте булып санала. Ул үзенә тигән өлешен генә мирас итеп бирә ала. Ә сез үз өлешегезне бирергә хокуклы. Шуңа күрә нотариуска икегезгә дә барырга кирәк.
Икесе дә эләгәме?
Быелның июнь аенда укып бетерәм. Диплом алам. Шул ук вакытта декретка китәр вакытым да җитә. Эшемнән ике төрле ял акчасын да ала аламмы? Юк икән, кайсы отпускамны алырга киңәш бирәсез?
Ландыш
Беренчедән, сез укырга китү буенча гариза язып, шуның өчен ял алырга хокуклы. Бу хакта җитәкчегезгә гариза язуыгыз кирәк. Икенчедән, авырлы хатын-кызларга болай да больничный кәгазенә нигезләнеп ял бирелә. Ул 70 көн дәвам итә. Әгәр берничә бала көтәсез икән, ял 84 көн исәпләнә. Шулай ук бала тапканнан соң да 70 көн ял каралган. Өзлегүләр булганда, 86 көн, әгәр ике яки өч бала тапсагыз, 110 көн исәплиләр. Бу көннәргә пособие түләнә. Ә менә бер эштән ике тапкыр отпуск алып, аны ике тапкыр түләтә алмыйсыз. Үзегез сайлаганы буенча гына акча исәпләнә. Әгәр инде укуыгыз берничә атна алдан башлана икән, бу очракта сез башта уку өчен ял аласыз, аннары декретка китәсез.
Хатаны кем төзәтә?
Паспортта хата киткән. Фамилиямне дөрес язмаганнар. Ярый ла вакытында күреп алдым. Паспортымны алыштырып кайтырга өлгердем. Әмма СНИЛСны үзгәртергә башыма да килмәгән. Хәзер уйга калдым. Нишләргә соң? Аны төзәттермичә генә булмасмы?
Алсу
Әлбәттә, хаталы документлар тора-бара кыенлыклар тудырырга мөмкин. Шуңа да хаталарны вакытында бетерсәгез, хәерлерәк булыр. Үзегезнең йөрисегез килмәсә, эш урынындагы хисапчыга яки кадрлар бүлеге башлыгына мөрәҗәгать итә аласыз.
Ял алып буламы?
Декретта килеш тагын бер бәби алып кайтырга булдым. Беренче балам белән утырган ял вакыты бетә дә, икенчесенә башланачак декретым тоташырга унсигез көн тулмый кала. Бу көннәрне эшкә чыкмыйча, җитәкчемнән үз хисабымнан ял сорамакчы булам. Миңа рөхсәт итәрләрме? Үз хисабыннан ялны кемнәргә бирәләр?
Ленара. Кукмара
Эшкә чыгып тору-тормау мәсьәләсен сез җитәкчегез белән килештерә аласыз. Кадрлар бүлегенә кереп, кулланмаган ял көннәрегез бармы-юкмы икәнен тикшертеп чыгыгыз. Авырлы кешене үз хисабына ялга җибәрмәү турында бернинди карар да юк.
Әлеге категория кешеләргә үз хисабына ял бирергә тиешләр:
– сугышта катнашкан кешегә – 35 көн;
– пенсия яшендәге хезмәткәрләргә – 14 көн;
– ике эштә эшләүчеләргә төп хезмәт урыныннан отпуск алган вакытта ял бирелә;
– хезмәт иткәндә яки хезмәт вазыйфаларын башкарганда һәлак булган кешеләрнең ире-хатыны яки әти-әнисенә – 14 көн;
– инвалид кешеләргә – 60 көн;
– баласы туган яки якын кешесе үлгән хезмәткәрләргә – 5 көн;
– югары уку йортларында белемен күтәрүче яки укуын дәвам итүче хезмәткәрләргә 10 көннән 4 айга кадәр бирелә. Моңа укырга керү, диплом яклау, аттестация узу вакытлары керә.
Ватаным Татарстан
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев