Татар матбугаты
Бүген Халыкара инвалидлар хокуклары өчен көрәш көне билгеләп үтелә
5 майда Халыкара инвалидлар хокуклары өчен көрәш көне билгеләп үтелә. Бу дата тарихы 1992 елдан башлана. Бу хакта Calendar.ru Истәлекле көннәр сайты хәбәр итә.
1992 елның 5 маенда мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр Европаның 17 илендә бер үк вакытта инвалидларның хокуклары үтәлү, шулай ук физик, психик яки сенсор яктан чикләнгән кешеләр дискриминациясенә каршы көрәш көне үткәрделәр. Шул вакыттан башлап 5 майда мондый чаралар үткәрү гадәткә керде.
Бүгенге датаның максаты – киң җәмәгатьчелек игътибарын мөмкинлекләре чикле кешеләрнең хокукларын яклау белән бәйле проблемаларга җәлеп итү, чөнки икътисадый үсеш алган илләрдә дә аларның эшкә урнашу, белем алу һәм инфраструктура хокуклары еш кына үтәлми.
- 2006 елның 13 декабрендә Нью-Йоркта БМО тарафыннан Инвалидлар хокуклары турындагы Конвенция кул кую өчен ачык дип белдерелде. Әлеге документ - XXI гасырда кеше хокукларын яклау өлкәсендә бөтен яклы килешүләрнең берсе.
- Инвалидларга кагылышы булган тагын бер мөһим дата - Халыкара инвалидалар көне ел саен 3 декабрьдә билгеләп үтелә.
Татар-информ
Фото: архив/Салават Камалетдинов
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев