Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Бу юлы да беренче!

Бу атнада Россия Президенты Владимир Путин боерыгы белән Татарстан Дәүләт Киңәшчесе, республиканың тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне торгызу фондының Попечи­тель­ләр советы рәисе Минтимер Шәймиевкә Россия Федерациясенең Хезмәт Герое исеме бирелде. Закон нигезендә, мондый дәрәҗәле исемгә лаек булучыларга үзләре исән вакытта ук туган ягында һәйкәл кую каралган. Дәүләт һәм халык алдындагы казанышлары өчен зур бүләккә лаек булган Минтимер Шәймиев тә бу көннәрдә үз исеменә күп санлы котлаулар кабул итте. Дәүләт Ки­ңәшчесен иң берен­челәрдән булып Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тәб­рикләде. “Сез Татарстанны яңа дәрәҗәдәге үсеш мәйданына алып чыктыгыз. Куелган максатларга ирешү өчен, булган мөмкинлекләрне һәм нәти­җәле тырышлыкны берләштереп туп­лый алдыгыз, Татарстаныбызда да, шулай ук Россиядә дә хаклы рәвештә көчле сәясәтче, алдан күрүчән дәүләт эшлеклесе һәм талантлы җитәкче буларак какшамас абруй казандыгыз. Сез һәрвакыт беренче булдыгыз һәм булачаксыз да”, – диелә тәбрик­ләү хатында. Котлауларга Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин белән Президент Аппараты җи­тәкчесе Әсгать Сәфәров та кушылды. “Бу – Сезнең Ватан алдындагы казанышларыгыз өчен олы бүләк. Мәртәбәле дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе, зирәк сәясәтче һәм җитәкче буларак, Сез Россия дәүләтен ныгытуга, федерализм үсешенә, милләтара тынычлык булдыруга, Татарстан халкының тарихи-мәдәни, дини мирасын саклауга саллы шәхси өлеш керттегез”, – диелгән Татарстан парламенты башлыгы телеграммасында. Әсгать Сәфәров бу ва­кыйганың Дәүләт Киңәшчесенә алга таба да актив һәм нәтиҗәле эш алып бару өчен көч һәм куәт өстәвенә өметләнүен белдергән. Котлаулар әле дә килә. Дәүләт Киңәшчесен Россиянең Феде­рацияләр Советы Рәисе Валентина Мат­виенко, Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан, Татарстан Диния нәзарәте рәисе Камил Сә­мигуллин, Владимир өлкәсе губернаторы Светлана Орлова бе­лән Мордовия башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Владимир Волков та тәбрикләде. Әйтергә кирәк, Минтимер Шәй­миев төбәк башлыклары арасында иң беренчеләрдән булып әлеге дәрәҗәле исемгә лаек булды. Татарстаннан чыгучылар арасында исә ул – Россия Фе­де­ация­сенең Хезмәт Герое исеме бирел­гән икенче кеше. Заманында бу исемгә Әлмәт районында туган “Сургутнефтегаз” оешмасының нефть скважиналарын капиталь төзекләндерү буенча мастеры Иван Айдуллин да лаек булган. Рос­сия Президенты тарафыннан 2013 елда торгызылган исем башкаларыннан әнә шул ягы белән аерылып тора да инде. Ул станок каршында торган гап-гади эшчедән алып дәрәҗәле дәүләт эшлекле­сенә кадәр – үз эшендә зур казанышларга ирешкән һәркемгә би­релә. Быел да, Минтимер Шәймиев белән беррәттән, әлеге дәрәҗәле исемгә Мәскәүдәге “Современник” театрының сәнгать җитәк­чесе Галина Волчек, “Төньяк машина төзелеше предприятиесе” җитеш­терү берләшмәсе (Архангельск өл­кәсе) судно җитештерү акционерлык җәмгыятенең сле­сарь-мон­таж­чысы Алексей Иванов, Фәнни-тикшеренү институты – профессор С.В.Очаповский исе­мендәге 1 нче өлкә клиник хас­таханәсе (Краснодар өлкәсе) баш табибы Владимир Порханов, Саха Республикасының (Якутия) “Хангаласск урманчылыгы” Дәү­ләт казна оешмасы урманчысы Варвара Устинова да лаек булды.
Ватаным Татарстан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев