Татар матбугаты
Бөтендөнья төркиләре мәшһүребез Тукайны искә алды
15 апрель көнне бөтендөнья төркиләре мәшһүребез Тукайны искә алды. Илдә-җирдә, чит мәмләкәтләрдә елдан-ел калкып чыккан һәйкәлләргә, шагыйрьнең Казандагы каберенә чәчәкләр куелды. Күңел түреннән сыкрап чыккан сүзләр әйтелде. Һәрхәлдә шулай дип уйларга кирәк.
Бу йола-гадәт инде ничәмә-ничә еллар җитәкчелек тарафыннан төзелгән һәм расланган “махсус расписание” буенча үтәлә: сәгать ничәләрдә кайда җыеласы, кайларга барасы, кемнәрнең чыгыш ясыйсы, кемнәрнең тыңлап кына торасы тәгаенләнгән була. Бу йоладан үземнең дә читләшкәнем юк иде. Кеше чакырып түгел, үзем бара идем Тукайга. Быел исә йоланы бозарга туры килде. 14 апрель көнне “Таттелеком” элемтә компаниясендә эшләүче шагыйрь дустым Рөстәм Зәкуан шалтыратты: “Иртәгә Кырлайга җыенабыз, барырга теләгең юкмы?“ – ди.
– Нинди миссия белән?
– Бәй, Тукаебызны искә алырга. Аның тавышында: “Бүген – шагыйрьнең үлгән көне, шуны да белмисеңме? – дигән аптырау-үпкәләү төсмерләре чагылып үтте. Тукайны ничек искә алырга җыенуларын әйтмәде, бары тик: “Музейга сирәк китаплар бүләк итәбез”, – дип кенә куйды. Юлда барганда да сөйләшмәдек. Зәкуан моңа сәерсенде, әледән-әле: “Абзый, ник дәшмисең?” – дип куйды. “Уйлыйм”, – мәйтәм. Ә уйлар күп иде. Тукайның Җаекта яшәгән чоры, типография эшчеләрен хуҗаларга каршы котыртып йөрүләре искә төште. Көне-төне тир түгеп эшләгән кеше нигә әле җан асрарлык кына хезмәт хакы алырга тиеш ди! Тукай моны үз сүзләре белән: “Хезмәте – бездән, әҗере – сезгә. Алай булмый ул!” – дигән. “Туры әйткән туганына ярамаган” дигән кебек, ул чакта татар гәҗит-журналларын нәшер итүче Камил Мотыйгый белән Тукай арасында чәкәләшүләр дә килеп чыккан. Ярый, монысы – башка мәсьәлә. Үзенең тезмә һәм чәчмә әсәрләреннән, аның турында истәлек язмаларыннан күренгәнчә, Тукай беркайчан да үзенә аерым мөнәсәбәт таләп итмәгән. Аның әҗер турында сүз кузгатуы да башкалар мәнфәгатен яклау белән бәйле. Бер шигырендә үзе дә: “...Тапмасам шөһрәт, сизәлмәсләр димә күңлемдәген, зур тәрәзә бар, дип аңла дөньяга күкрәктә син”, – дигән.
Шагыйрь күңеле турында болай әйткәннәрен ишеткән дә, күргән дә юк әле минем. Тукай үзен онытмасларын шулай да сизгән, һәрхәлдә, шуңа ышанган ул. Юкса, үләренә санаулы вакыт калгач:
“Хәзрәти Пушкин вә
Лермонтов әгәр булса кояш,
Ай кеби, нурны алардан
икътибас иткән бу баш”, –
дип язмас иде. Бу – читләтеп кенә, тыйнак кына итеп үзен рус шигърияте мәшһүрләре белән янәшә куярга кирәклегенә ишарә сыман.
Без, кайберәүләр әйткәнчә, үзебезнең “татар Пушкины”на, “татар Лермонтовы”на әҗерне кайтарабызмы соң?
Тукайны безгә биргән һәм бездән тартып алган апрель көннәрендә бәгъзе зыялыларыбыз авызыннан: “Без Тукайга мәңге бурычлы”, – дигән сүзләр дә ишетергә туры килә. Бик мәгънәле, дөрес сүзләр бу, ә бурычны кайтарулар ничегрәк? Бүген бездә Тукайны эзлекле рәвештә өйрәнүче бер генә галим дә юк. Дөрес, соңгы вакытларда гына да “Тукай энциклопедиясе”, “Тукай – ядкарьләрдә” дигән саллы хезмәтләр дөнья күрде. Мондый олы эшләрне башкарып чыгучыларга мең рәхмәт! Урыс әйтмешли: “А дальше что?” “Дәлше-бүлше” булсын өчен ниләр эшләргә җыенабыз? Тукай вафат булган көнне Кырлайда бик үзенчәлекле итеп билгеләп үттеләр. Бу үзенә күрә бер яңалык иде.
Дәүләт Советы депутаты, үзе дә Кырлай мәктәбендә укыган Лотфулла Нурислам улы Шәфигуллин узган ел ук төрле елларда дөнья күргән Тукай китапларын бөртекләп җыя башлаган. Интернет аша шәхси китапханәләре булган затларыбызга да мөрәҗәгать иткән, аның хезмәттәшләре “букинист” кибетләрен дә йөреп чыкканнар. Нәтиҗәдә, 1915 елдан башлап бүгенгә кадәр нәшер ителгән 51 китапны сатып алып, Кырлай музеена бүләк итте ул. Аларның шактые инде сирәк китаплар рәтенә керә һәм бүген “көндез чыра яндырып эзләсәң дә” табып булмый торган китаплар. Инде килеп, галим, Тукай бүләге иясе Нәҗип Нәккаш эшләгән шәмаилне дә алдырган Лотфулла кардәш. Нәҗип әфәнде үзе әйтүенчә, “Иман белән Коръән тулган күңелемә” дип аталган бу шәмаилне узган ел күргәзмәгә кую өчен эшләгән булган. Анда Тукайның Коръәнле булуын исбатлый торган шигъри юллар язылган, шәмаил эчендә шагыйрьнең туграсы да бар. Уртадагы кызыл төстәге йөрәк – Тукайның милләт өчен янып яшәгәне билгесе. Шәмаил музейның икенче катындагы бер бүлмә түренә куелды. Әлеге чарада катнашкан Арча районы мәдәният идарәсе җитәкчесе Рамил Мөхетдинов район җитәкчесе Илшат Нуриев исеменнән элемтәчеләргә олы рәхмәтен җиткерде. Кызганыч, Л.Шәфигуллин Кырлайга үзе килә алмады. Моңсу тантанада аның урынбасарлары Рөстәм Гомәров, “Таттелеком”ның Арча бүлеге җитәкчесе Рафил Хисамиев, Рөстәм Зәкуан һәм Арчаның элемтәче егет-кызлары катнашты.
Мин инде Лотфулла егетләренә ияреп, өченче елымны төрле районнарга сәфәр чыгам. Күңел кузгалган саен, кулга каләм алам. (Компьютерга тәки ияләшеп булмый әле).
Күңел бу юлы да кузгалды. Мәктәп балаларының шигырь укулары, Тукай җырларын башкарулары – бер сәбәп булса, икенчесе – музей хезмәткәре Нурия Йосыфҗанованың шагыйрь гомеренең соңгы мизгелләрен искә төшерүе иде. Тукайның үлем түшәге янында кизү торган Әмин Мостафин, Әхмәтгәрәй Хәсәни истәлекләрен телгә алды Нурия ханым. Су салынган савытны күтәрергә дә хәле булмаган, инде телдән яза башлаган Тукайның, бөтен хәл-җегәрен җигеп, “Аң” журналының актык корректурасын соравы күңелләрне кузгатмаслыкмыни?! Менә ул шагыйрьнең рухи көче, яшәешенең максаты, асылы. “Аң” журналына Тукай үзе исем куша һәм аның чираттагы санында аның берничә шигыре басылырга тиеш була. Шул ук көнне, әлеге сөйләшүдән (Тукайның корректура соравын “сөйләшү” дип булса) соң берничә сәгать узуга, шагыйрь бакыйлыкка күчә.
Клячкин хастаханәсенә килеп йөрүчеләр күп булган. Рөстәм Гомәров: “Риман абый, Фатыйх Әмирхан үлем белән көрәшеп ятканда, аның янында булган һәркемнең исемен, сәгать ничәдә кергәнлеген язып барганнар. Ә нигә Тукайга килгән кешеләр турында шундый исемлек юк икән?” – диде. Р.Зәкуан исә, уйланып кына: “Тукайның үләсенә ышанмаганнардыр, дөресрәге, ышанасылары килмәгәндер”, – дип куйды. Мин күңелдән генә: “Без Тукай исән дип яшәргә тиеш”, – дидем. Юкса, әгәр Тукай белән бәхилләшсәк, кыйблабызны кемгә карап турыларбыз? Ярый әле Тукайның гомерен озынайтучы, хәтер сагында торучы асыл затларыбыз бар. Мин телгә алган егетләр һөнәрләре буенча тарихчылар да, әдәбият галимнәре дә түгел. Әмма Тукайга әкрен-әкрен әҗерне кайтара баручылар.
Музейдан соң Сәгъди абзый йортына юл тоттык. Узган ел Лотфулла егетләренең Сәгъди абзый йорт-җирендә нинди изге эшләр башкарганын язган идек инде. Музей директоры Дамир Абдуллин әйтүенчә, узган ел Кырлайга килүчеләр саны 15 меңнән арткан, гомумән 50 меңнән артык кеше килгән. Килгәч тә, Тукай яшәгән йортны сорыйлар икән. Ә элемтәче егет-кызларның кулы тигәнче әлеге йортны кеше күзенә күрсәтергә дә оялалар иде.
Сәгъди абзыйның яңартылган хуҗалыгын күрергә Татарстан Дәүләт Киңәшчесе М.Шәймиев һәм Президентыбыз Р.Миңнеханов та килгән иде. Рөстәм Нургали улы: “Монда һәр татар баласы килергә тиеш”, – дигән һәм музей белән Сәгъди абзый йорты арасында, инеш яры буйлап сукмак салырга тәкъдим иткән булган. Узган җәй ул эшләр башланган да инде. Көннәр җылынгач, төзүчеләр эшне төгәлләргә исәпли. Ул сукмак караңгы вакытта яктыртылып та торачак. Мин аны Тукай күңеленә якты сукмак кебек итеп күзаллыйм. Өзелмәсен иде бу якты сукмак!
Риман Гыйлемханов
Чыганак: http://www.vatantat.ru
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев