Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Бөтендөнья иммунизация атналыгы башланды

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы бөтендөнья иммунизация атналыгы уздыра. Ул кичә, 24 апрельдә, старт алды һәм "Вакциналар нәтиҗә бирә!"девизы астында узачак. Бу хакта Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының сайтында хәбәр ителә, дип яза ТАСС. 2012 елда оешма вакциналарга карата глобаль эш юнәлеше планы кабул итте. Иммунизация атналыгының максаты - глобаль сәламәтлек саклауга инвестицияләүгә өстенлекле юнәлеш буларак вакцинопрофилактикага игътибар юнәлтү. "Кампаниянең төп максаты гомер буе дәвам иткән тулы иммунизациянең мөһимлеген аңлату", - диелгән хәбәрдә. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы билгеләп узганча, бүген иммунизация ел саен 2 миллионнан 3 миллионга кадәр үлем очракларын булдырмый кала. Бу практиканы үстерү тагын 1,5 миллион гомерне саклап кала ала. Шул ук вакытта белгечләр бәяләвенчә, дөньяда 20 миллион сабыйга төп вакциналар ясатылмый.  
Татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев