Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Болгарда "Коръән мәктәбе" ачылачак

26 гыйнварда Болгарда «Коръән мәктәбе» ачыла. Бу турыда Диния назәрәтенең рәсми сайтында хәбәр ителә. Ул “Мөселман яшьләренең форумы - 2017” кысаларында үткәрелә. Анда 18 яшьтән алып 35 яшкә кадәр 10 кыз hәм 10 егет катнашыр дип планлаштырыла. «Коръән мәктәбе» укуларында катнашу өчен анкета тутырырга, шулай ук Зүллзиләт (Җир Селкенмәк) сүрәсеннән (99) алып, Нәс (кешеләр) сүрәсенә (114) кадәр яттан белергә hәм ике минутлык видеопрезентация яздырырга кирәк. Әлеге мәктәп кысаларында анда катнашучылар изге китапларны укып кына калмаячаклар, танылган галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре белән очрашачаклар, квестлар, төрле уеннар уздырачаклар, экскурсияләргә барачаклар.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев