Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Болгарда IV мөселман яшьләре форумы узачак

IV мөселман яшьләре форумына теркәлү башланды. Быел форумда 150 кеше катнаша алачак. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә Татарстан республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең яшьләр эше буенча бүлеге җитәкчесе Айгөл Биктимирова хәбәр итте. Форумда катнашыр өчен бары тик анкета тутырырга кирәк. Анкетада катнашырга теләүченең тулы исеме, туу датасы, паспортта булган мәгълүматны, салым түләүченең шәхси номеры һәм снилс номеры сорала. Шулай ук намаз уку укымавы, Коръән укый белүе, белмәве һәм кием размеры сорала. Быел форумда 18 яшьтән алып 35 яшькә кадәр 75 ир-ат һәм 75 хатын-кыз катнаша алачак. Айгөл Ринат кызы әйтүенчә, бик барырга теләүче, әмма 17 яшьлек кенә мөслим яисә мөслимә булса, аларны да алган очраклар бар. Катнашырга теләүчеләр саны 150 дән артса, безгә нинди дә булса сайлау чарасын күрергә кирәк булачак. “Башка төбәкләрдән катнашучылар була” "Моңарчы булган форумнарыбыздагы кебек, бу форумда да Марокко шәһәреннән Пәйгамбәребезнең (саләллаһу галәһи үәссәләм) нәселе дәвамчысы шәех Габдерахим Лакрим килүе көтелә. Шулай ук бер атна дәвамында палаткаларда яшәячәкбез. Аллаһ теләсә, башка төбәкләрдән дә катнашучылар булыр дип көтәбез, чөнки форумыбызның исеме ел саен регионнарга киңрәк тарала бара. Мөселман яшьләре форумы чыннан да ислам динен тотучы, шәригать кануннарын җиренә җиткереп башкарырга тырышучы мөселман яшьләре өчен оештырыла”. “Форумда Пәйгамбәребезнең нәсел дәвамчысы – нур өстенә нур” “Быел форум Пәйгамберебез Мөхәммәд (саләллаһу галәһи үәссәләм) тормыш юлына багышлана. Чөнки мөселман кешесе өчен Пәйгамбәребезнең сөннәте Коръәннән кала икенче баскычта торган әһәмиятле гыйлем. Минем уйлавымча, кеше Пәйгамбәребезнең тормыш юлын белми торып, үзен чын мөселман итеп санарга да тиешле түгелдер. Пәгамбәребез Мөхәммәд (саләллаһу галәһи үәссәләм) Аллаһ тәгалә тарафыннан ике дөнья өчен җибәрелгән Рәсүлләребезнең берсе. Без аның тормыш юлы, холкы, әхлагы белән бәйле дәресләр һәм лекцияләр уздырачакбыз. Пәйгамбәребезнең нәсел дәвамчысы килүе дә форумыбызда нур өстенә нур булачак. Ул безнең яшьләребезне, Татарстанны бик ярата. Яшьләребездә аны бик яраттылар, аны чакыруыбызны сорыйлар”. “Форумда гаилә кыйммәтләре турында да сөйләшәчәкбез” “Форумыбызның икенче бер юнәлеше итеп, гаилә турында сөйләшеп, гаилә кыйммәтләрен алуыбыз бик урынлы булыр дип уйладык. Чөнки безнең форумнарда шактый гына гаиләләребез барлыкка килгән иде, бүгенге көндә дә бик матур яшиләр. Шул сәбәпле, дин әһелләре, укытучылар белән җыелышканнан соң, форумда гаилә кыйммәтләре турында да сөйләргә дигән фикергә килдек. Соңыннан яшьләр өчен нәтиҗә чыгарып, форумыбызны йомгакларбыз дип уйлыйбыз. Ни өчен без гаилә һәм Пәйгамбәребез тормышын янәшә алдык. Чөнки Пәйгамбәребез бик тә гаилә яклы шәхес. Ул үзенең гаиләсенә бик тә игътибарлы, гаиләдә урнәк ир-ат, әти булган. Ир-атларда, хатын-кызларда аннан урнәк ала. Гаиләгә багышланган өлеше тренингларда, мастер-классларда чагылыш табачак дип уйлыйбыз”. “Ике форум җиде гаилә барлыкка килүгә сәбәпче булды” “Ике форумда катнашкан яшьләр арасында аерма бик зур була. Темалары бертөрле булса да, бер форум икенчесенә беркайчан да охшамый. Әйтәләр бит: “Аллаһ Тәгалә бер урынга, бер вакытка, билгеле бер кешеләрне җыя”, - дип. Беренче форумга лекциялар тыңлап, бер җирдә генә утырып торучы яшьләр җыелган иде. Алар акрынрак иделәр. Икенче форумга шуның кадәр актив, энергияләре ташып торган яшьләребез килде. Форум тәмамланганнан соң, без берничә тапкыр походларга да бардык. Август аенда атна саен, җәяүләп походка чыгып китә идек. Форумда катнашмаган егет-кызлар поход турында ишетеп безгә кушылдылар. Походта танышып, формалашкан гаиләләр дә булды. Ике форумга  - җиде гаилә. Беренче форумга Кырымнан килгән егет белән кыз танышып, икенче форумга яшь гаилә булып килделәр”. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан оештырылган мөселман яшьләре форумы быел дүртенче тапкыр оештырыла.
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев