Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Болгар ислам академиясе татарның да үзәге булырга тиеш" - Хатыйп Миңнегулов

Татар телендә белем бирү cистемасы тамырдан үзгәртүләр сорый. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына филология фәннәре докторы, профессор Хатыйп Миңнегулов белдерде.
“Болгар ислам академиясе хакында күп сөйлибез, - ди Хатыйп Миңнегулов. – Әле күптән түгел генә ислам академиясендә булып кайттым. Бинасы яхшы, зур итеп корылган. Ә без аны нәрсә белән тутырып бетерербез икән? Анда нинди шәкертләр киләчәк? Аларны кемнәр укытачак? Болар хакында төптән уйларга кирәк. Ислам академиясендә белем бирү гарәп һәм рус телләрендә генә алып барылачакмы? Татарстан җирендә урнашкач, Болгар ислам академиясе татарның да үзәге, татар телен, әдәбиятын, тарихын да өйрәнү үзәкләренең берсе булырга тиеш. Академиядә татар теле өйрәнелми, ана телебез яңгырамый икән, шундый югары уку йортын Санкт-Петербургта да, Тула шәһәрендә дә ачарга мөмкин бит. Болгарга илтә торган юл өстендә калган авыл исемнәренең күпчелеге рус телендә генә язылган. Бу күренешкә дә күңелем сыкрап куйды, югыйсә, аннан түрәләр дә уза бит инде. Татар атамаларына игътибарсызлыктан бу. Телебез, милләтебезнең хәле бик авыр. Без инде, Гаяз Исхакый әйтмешли, инкыйразның читенә барып җиттек. Хәзер без кискен үзгәреш корырга тиеш, йә упкынга, инкыйраз чоңгылына чумачакбыз”.
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев