Татар матбугаты
Болгар - берләштерүче үзәк
Изге Болгар җыенында ил башлыклары гына түгел, гади кешеләр дә, килгән кунаклар да Болгарны әнә шулай атады. Мондагы эшләргә зур өметләр багланды. Җыенда Татарстан, Россия мөселманнары гына түгел, Кавказ һәм башка гарәп илләреннән дә кунаклар бар иде. Алар Болгардагы Ислам академиясе соңгы вакытта мөселманнарга карата булган тискәре карашны бетерүдә ярдәм итәр дигән фикерләрен дә белдерделәр.
Ә бит безнең галимнәр кая гына таралмаган да, кемнәргә генә белем бирмәгән. Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин инкыйлабка кадәр Татарстанда 30 меңнән артык китап басылып чыгуын, дөньяда беренче басма буларак, 1803 елда Коръән китабының дөнья күрүен әйтте. “Яңа академиядән дә зур галимнәр чыгар, белем йорты бердәмлек үзәге булыр, чөнки таркаулык өчен бернинди сәбәп юк: Аллаһыбыз бер, пәйгамбәребез бер, динебез бер, китабыбыз бер, милләтебез дә бер”, – диде ул.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та Болгар ислам академиясенең дини тәгълиматчылар үзәге булачагы турында белдерде: “Моңа шигебез юк. Безнең бабаларыбыз шушы җирне, шушы динне, йола, гореф-гадәтләрне сайлаган икән, без аны сакларга тиешбез”. Илбашы шушы эшләрдә башлап йөргән Татарстанның беренче президенты Минтимер Шәймиевка, әлеге идеяне тормышка ашыруга хәерхаһлы булган Россия Президенты Владимир Путинга рәхмәтен белдерде.
Татарстанның Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев исә башкарылган эшләрне могҗизага тиңләде:
– Соңгы елларда Болгарда башкарылган эшләр күңелгә хуш килә. Бу эшләр – үзе могҗиза бит. Болар халкыбызның рухи яктан нинди көчле булуын күрсәтә, Болгар академиясен төзү – дөрес фикер булды. Әле бер ел элек кенә нигезенә беренче ташны салган идек. Быел сентябрьдә ул шәкертләрне кабул итәр дип ышанабыз.
Безгә, күрешеп, уртак фикергә килеп эш итәр җир кирәк иде, шөкер, хәзер андый урыныбыз да бар, диде Свердлау өлкәсенең Әртә районы Әртәшигер авылы имамы Мәүләви хәзрәт Нигъмәтов:
– Бу – безнең күз карасыдай кадерле җиребез. Бирегә дүртенче ел рәттән киләм, борчыган сорауларыма җавап эзлим. Читтә яшәүче татарларга милли асылны сакларга бигрәк тә читен. Мин биредән диннең, гаиләнең әһәмияте турында гыйлем туплап китәм. Безне ничек кенә булса да таркатырга тырышалар. Бүлекләргә, төрле мөфтиятләргә бүлеп бетерделәр. Нәрсәгә кирәк иде бу? Бүлгәләгәнче, проблемаларыбызны хәл итәргә ярдәм итсеннәр иде. Без – чеп-чи татар авылы. Шул татар авылында балалар әти-әни дип дәшәсе урынга “мама, папа” диләр. Ничек туктатырга бу дулкынны? Ә бит өлкә губернаторы татарча укытырга рөхсәт итте. Ләкин халыкта милли гамь юк, битарафлык көчле. Әле күптән түгел шушы татар мәктәбен ябарга теләделәр. Халык сорагач, мәктәпне япмадылар. Сорасаң, ишетәләр бит, ничек тә халыкны кузгатасы иде. Кайтып күргәннәремне сөйләячәкмен, саллы гына фикерләр туплап китәм.
Пермь крае Чусовой шәһәреннән Фаек хәзрәт Шәйхетдинов соңгы елларда яшьләрнең дингә тартылуы турында куанып сөйләде:
– Әле кайчан гына 4-5 бала белем алырга килә иде, узган елны мәдрәсәбезне 25 кеше тәмамлады. Укырга теләүчеләр күп, ләкин тирән белемле мөгаллимнәр аз. Дини белемнәрне системага салучы, югары белем алу мөмкинлеген бирүче Ислам академиясенә зур өметләр баглыйбыз.
Төньяк Кавказ мөселманнары координацион советы рәисе, Чечня республикасы мөфтие Сәлах Меҗиев та шушы фикерне куәтләде:
– Бөтен Россиягә гыйлем таратачак шушы проект өчен Татарстан җитәкчелегенә бик зур рәхмәт. Тирән гыйлем, дөрес мәгълүмат бик кирәкле заманда яшибез. Чөнки исламны дөрес аңламаган очракта сугышлар чыга, болгавыр заманнар килә. Чечня халкы моны үз җилкәсендә татыды. Бердәм булсак, изге гамәлләр кылсак иде. Мөселманнар бөтен кешелек өчен үрнәк булырга тиеш.
Россия ислам университеты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин исә уку йөртында белем алуның бушлай булачагы турында хәбәр итте: “Бездә укып чыккан шәкертләр докторлык белемен чит илдә ала иде. Хәзер үзебездә дә шундый ук мөмкинлек биреләчәк. Биредә 300 кеше яшәп укый ала, без беренче елларда 70ләп кеше кабул ителер дип уйлыйбыз”, – диде ул. Ислам академиясенең ректоры кем булыр? Әлеге сорауга анык җавап бирүче булмады.
Гөлинә Гыймадова, Ватаным Татарстан
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев