Татар матбугаты
"Болай да кыска гомерне Мәгънәле итәсе бар" - Илдар Юзеев (язучыларның гыйбарәләре)
Болай да кыска гомерне Мәгънәле итәсе бар.
Илдар ЮЗЕЕВ.
Теләге булган кешегә сабакны тормыш үзе бирә.
Мәхмүт ХӘСӘНОВ.
Дөньяда иң куркыныч нәрсә – акча һәм хатын-кыз колы булу.
Дөнья шулай яратылган: сарык үлән ашый, бүре сарыкны буа, бүрене кеше ата.
Егылудан курыксаң шуыш – шуышканнар егылмый.
Туфан МИҢНУЛЛИН.
Тормыш музей түгел.
Карап кына булмый үтеп китеп...
Кадыйр СИБГАТУЛЛИН.
Поездыңнан соңга калсаң,
Кадерең кими шул...
Марсель ГАЛИЕВ.
Ботинкаң тар булганга, дөнья тар дип зарланма.
Разил ВӘЛИЕВ.
Дөньяның нәрсә икәнен беләсең килсә, йә тар аяк киеме ки, йә өйлән.
Мөхәммәт МӘҺДИЕВ.
Шәһри Казан
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев