Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Бохара өлкәсендә татар-башкорт милли бәйрәме Сабантуй үткәргәннәр

Бохара өлкәсендә яшәүчеләр татар-башкорт милли бәйрәме Сабантуйны билгеләп үттеләр. Үзбәкстан бәйсезлегенең 26 еллыгына багышланган Сабантуйның төп чаралары, шәһәрнең "Семург"  спорт комплексы янында узды.  Бу хакта Бохара өлкәсе Татар-башкорт милли-мәдәни үзәгенең матбугат хезмәте хәбәр итә. Бәйрәмгә Бохара, Вабкент, Каракул, Каган, Жандор, Ромитан шәһәрләреннән татар-башкорт диаспорасы вәкилләре җыелган иде. Үз якташларына терәк булырга, күңел ачуларда катнашырга активистлар һәм башка милләтләрнең мәдәни үзәк вәкилләре, өлкә халкы һәм яшьләре килгән иде. Котлау сүзләре белән, Бохара өлкәсе җитәкчесенең иҗтмагый һәм дини оешмалар белән элемтәләр буенча урынбасары З. Хидоятов чыгыш ясады. Татарстаннан килгән бәйрәм кунагы, халыкара һәм региональ конкурслар лауреаты, "Болгар" премиясе лауреаты Руслан Хәсәнов Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның сәламләү хатын укыды. Бәйрәмне "Узбекнаво" эстрада оешмасы һәм Рус милли мәдәни үзәге коллективлары чыгышлары бизәде. Бәйрәм бүләкләү чарасы белән тәмамланды. Толерантлыкны, гуманизмны, милләтара аңлашуны һәм килешүне үстерүгә керткән өлешләре өчен мәдәни үзәкнең активистлары  һәм әгъзалары өлкә хакимиятенең мактау грамоталары һәм Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының  рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр. Бохара өлкәсендә якынча 10 мең татар яши. 1993 елда төзелгән мәдәни үзәк татар-башкорт халкының  милли тарихи-мәдәни мирасын, телен, гореф-гадәтләрен һәм йолаларын  саклау, яңарту һәм пропагандалау буенча актив эш алып бара.
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев