Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Бөек драматург, режиссер һәм актер Кәрим Тинчуринга бюст ачылды (ФОТО)

15 сентябрьдә,  Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры фойесында бөек драматург, режиссер һәм актер Кәрим Тинчуринга бюст ачылды. Бюст авторы — сынчы, рәссам, Россия рәссамнары берлеге әгзасы Рөстәм Габбасов. Тантанада ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, Татарстанның театр җәмәгатьчелеге, әдәбият һәм сәнгать әһелләре, күпсанлы тамашачылар катнашты. Фәрит Мөхәммәтшин Кәрим Тинчуринның татар милли театрын булдыруга һәм үстерүгә керткән өлешен билгеләп үтте. “Без Кәрим Тинчурин кебек шәхесләребез белән хаклы рәвештә горурланабыз, — диде ул. – Аның драматургиясе, әсәрләре буенча куелган спектакльләр халыкның тормышын, кешеләрнең фаҗигале язмышын чагылдыра, аның иҗаты татар театрының алтын фондының зур өлешен тәшкил итә. Үз исемен йөрткән театрда Кәрим Тинчуринга бюст куеп, без бөек шәхеснең иҗади батырлыгы һәм сынмас көчле рухы алдында баш иябез”. Бюст янына чәчәкләр куйганнан соң, тантаналы чара сезон премьерасы — Кәрим Тинчуринның «Утыз өч көн» автобиографик новелласы буенча куелган  «Соңгы әсәр» спектакле премьерасы белән дәвам итте. Спектакльнең режиссеры — Россиянең атказанган артисты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рәшид Заһидуллин. [gallery columns="2" size="medium" link="file" ids="33243,33244,33245,33250,33246,33247,33248,33249"]    
К.Тинчурин театры

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев