Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Биектау районында Туфан Миңнуллин исемендәге Бөтенроссия драматурглар семинары узды

Татарстанның Биектау районы Кече Битаман авылында узган Туфан Миңнуллин исемендәге l нче Бөтенроссия драматурглар семинары үзенең эшен уңышлы төгәлләде. Ике көн дәвамында барган семинарда Башкортстаннан, Чувашия, Марий Эл, Удмуртия республикаларыннан һәм Татарстаннан 40лап танылган драматург, режиссерлар бер мәйданга жыелып фикер алышты. Олуг чараны Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы,Татарстан Язучылар берлеге һәм Татарстанның Биектау районы хакимияте оештырды. Тантананы Татарстан Язучылар берлеге рәисе, драматург Данил Салихов ачты. Вакыйгада Татарстан Мәдәният Министрлыгы вәкилләре, олпат язучылар, драматурглар, күп кенә журналистлар катнашты. lнче Бөтенроссия драматурглар семинарының әләмен Татарстанның халык язучысы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе, Туфан Миңнуллинның сабакташы Рабит Батулла күтәрде.

Татарстан, Биектау районы, Кече Битаман авылы 

Татарстан язучылар берлеге

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев