Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Безнең сайлау кампаниясенең төп максаты - һәр кеше белән очрашу – Андрей Кондратьев

“Бердәм Россия” сәяси партиясе РФ Дәүләт Думасына сайлаулар буенча сайлау кампаниясе кысаларында Татарстанда күчмә җәмәгатьчелек кабул итү проектын эшләтеп җибәрде. Бу хакта “Бердәм Россия” Бөтенроссия  сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Кондратьев сөйләде. 18 сентябрьдә парламентның түбән палатасы депутатларын сайлау буенча кампания активлаша – сәяси партияләр агитация компаниясенә керешә. Бүген “Көчле Татарстан – бердәм Россия” гомумреспублика эстафетасы башланды, аның кысаларында республика территориясе буенча 6 махсус автобус – күчмә җәмәгатчелекне кабул итү бүлмәләре үз эшен башлый. Волонтер-активистлар һәм төрле өлкә белгечләре республиканың бер торак пунктыннан икенчесенә йөреп агитация материаллары таратачак, халык белән очрашачак, аларның проблемаларын, булачак депутатлар корпусына тәкъдимнәрен һәм теләкләрен тыңлаячак. Хәзергә республика авылларында, шәһәрләрендә һәм районнарында 435 очрашу үткәрү планлаштырыла. “Андый проектларны күп әзерләдек. Халык белән очрашуга бәйле чараларның саны меңнән артачак. Безнең сайлау кампаниясенең төп максаты - һәр кеше белән очрашу һәм күтәрелгән проблемаларны хәл итүдә булышу, аларның инициативаларын тыңлау”, - дип билгеләп үтте Андрей Кондратьев.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев