Татар матбугаты
"Безнең каллиграфлар татар текстларын кулланмый" - Нәҗип Нәккаш
"Татарстанда каллиграфия хәзерге вакытта күтәрелештә. 90 нчы еллар белән һич тә чагыштырып булмый, мин үзем каллиграфияне 90 нчы елларда тергезеп җибәрүче. Юк җирдән бар итүче", - дип сөйләде "Татар-информ" агентлыгынаТатарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Нәҗип Нәккаш республикада каллиграфиянең бүгенге торышы турында.
"Бүгенге көндә югары белемле яшьләр каллиграфияне үстерә. Югары уку йортларында укып, сәнгать өлкәсендә белеме булган Ришат Сәлахетдинов эшләре республика мәчетләрен бизи, Төркиядә атаклы каллиграфларда махсус укып кайткан Рамил Насыбулов традицион стильдә иҗат итә торган рәссам, татар шамаилләре сәнгате турында китап чыгарган Рөстәм Шамсутов эшләре югары бәяләнә, Чаллыдан Чулпан Шәрифуллина көннән-көн камилләшә бара, бәйгеләрдә призлы урыннар ала. Гөлназ Исмәгыйлева Төркиядә укый, аның эшләре югары дәрәҗәдә санала. Яшьләр күтәрелеп чыга. Казанда Кол Шәриф мәчетендә Татар шамаилләре галереясында яшьләрнең эшләре, хәтта 10 нчы сыйныфта укучы егетнең дә эше бар", - дип барлап чыкты хәзерге каллиграфларны Нәҗип Нәккаш.
Нәкышчы әйтүенчә, мәчетләр хәзер үзебезнең каллиграфның эскизлары белән бизәлә. Мәсәлән, Казанда Ярдәм мәчете, Түбән Камада, Уфада мәчет бизәлешендә нәкъ менә Нәҗип Нәккаш өлеше кергән.
Матур язуга өйрәтүче осталар бар, димәк каллиграфиянең киләчәге бар, ди белгеч. Каллиграфиягә Рамил Насыбулов, Россиянең атказанган рәссамы Владимир Попов укыта, аларның шәкертләре бар. "Мин дә замананыда Гуманитария институтында 8 ел укыттым. Хәзер шәкертем Әлфия Исхакова бик уңышлы эшләр тәкъдим итә", - диде Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе.
Әмма шулай да белгеч әйтүенчә, каллиграфия сәнгатендә татар стиле юк диярлек. "Татар стилен булдыручы тик мин генә. Мин Тукай һәм башка атаклы шагыйрьләрнең әсәрләрен татар бизәкләре белән эшләдем. Башкалар классик стильдә эш итә, гадәттә. Ул да яхшы нәрсә. Безнең каллиграфлар татар текстларын кулланмый. Минемчә, гарәп хәрефләре белән татар текстлары язырга кирәк, гарәп хәрефләренең мөмкинлеге чиксез, ул матурлык тудыра торган хәреф".
Нәҗип Нәккаш - әдәбият галиме-текстолог, нәкышчы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Г. Тукай исемендәге Татарстан дәүләт бүләге иясе, Татарстанның рәссамнар берлеге, РФ каллиграфлар милли берлеге әгъзасы.
Чыганак: http://tatar-inform.tatar
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев