Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Безгә татарларга кызарырлык сәбәп юк" - "Мисс Татарстан-2017" Зөлфия Шәрәфиева

Кара һәм кызыл – 22 гыйнвар Казанның “Пирамида” мәдәни-күңел ачу комплексында хатын-кыз матурлыгына төрелеп, әнә шушы төсләр тантана итте. “Мисс Татарстан-2017” республикакүләм гүзәллек бәйгесен быел гадәттәгедән үзгә итеп, оештыручылар креатив стильгә өстенлек биргәннәр. Конкурсның концепциясе үзгәрү “Мисс Татарстан-2017” республика гүзәллек бәйгесе җиңүчесе 22 яшьлек Зөлфия Шәрәфиева күңеленә дә хуш килгән. “Үземне үз тәлинкәмдә кебек тойдым”, - дип белдерде ул журналистларга соңыннан.

"Мисс Татарстан" иҗтимагый оешмасы президенты Изольда Сахарова да 1917 елгы революция белән бәйләп, нәзәкатьле, ачык төсләрдән китеп, кара-кызыл төсләр тантанасына күчү турында әйтте. “Кырысрак стильгә күчәсебез килде”, - ди Изольда Сахарова. Искәртеп үтик, бәйгенең иң хәлиткеч финал өлешенә соңгы сайлап алу этабы 2016 елның 25 декабрендә Казанның “МЕГА” сәүдә үзәгендә узган иде. Шул рәвешле, Казан, Чаллы шәһәрләре, Биектау, Яшел Үзән, Чистай, Түбән Кама, Саба районнарыннан 30 вәкил республиканың иң чибәр кызы исеменә дәгъва кылып, зур сәхнәдә сынау тотты. Конкурс партнерлары, массакүләм мәгълүмат чаралары, модель агентлыклары вәкилләреннән торган жюри аларны төс-бит матурлыгына, гәүдә-сынына, зирәклегенә, җор теллегенә карап бәяләде.

Тимерчыбык күлмәкле гүзәлләр

Быелгы бәйгенең дизайнеры – Ливан стилисты, милләте белән әрмән булган Абрамян Варант. Конкурсантлар өчен кара-кызыл киемнәр әзерләү дә аңа ышанып тапшырылган. Конкурсант кызлар башта шарчыклар, кара тимерчыбыктан төрле элементлар һәм тагын әллә ниләр тегелгән кара күлмәкләрен киеп, зал уртасыннан әйләнде. Һәр күлмәк үзенчә индивидуаль, гәүдәнең төзлеген күрсәтә торган итеп тегелгән. Икенче этапта катнашучылар кара купальникларда чыкты. Бу юлы да үзенчәлекле аксессуар кулланылды: кызлар башларына тимерчыбыктан үрелеп ясалган муенга кадәр төшкән “башлык” киеп чыкты. Шушы этаптан соң жюри 30 кызның 10сын сайлап алды. Сүз уңаеннан, быел оештыручылар чит илләрдә дә танылган, инглиз телендә җырлаучы Россия электропоп группасы - “Тесла бой” төркемен чакырган.

“Җиктереп пар ат...”

Алга таба суперфиналга узган 10 кызга алып баручы Михаил Волконадский тарафыннан бирелгән сорауларга җавап бирергә туры килде. Монда конкурсантларның белеме дә, төгәл һәм кызыклы җаваплары, җор теллелеге дә, тапкырлыгы, югалып калмавы да мөһим иде. Жюри әгъзалары өстәмә сораулар биреп, кызларны тагы бер кат сынады. Дулкынлануын җиңә алмаучылар да булмады түгел. Шулай да, тозсыз, тузга язмаган җаваплар ишетелмәде. Соңыннан Зөлфия Шәрәфиева да, Камилә Харисова да журналистларга блиц-сораулар этабының аеруча авыр булуын билгеләп узды. Казан кызы Екатерина Тебекина 2017 елда футбол буенча Конфедерацияләр кубогы, 2018 елда дөнья чемпионаты узачагын әйтә алса да, экранда Конфедерацияләр кубогының тубын күрсәткәч, аның “Красава” икәнен әйтеп бирә алмады. Снежана Корнева үзенә туры килгән ребусларны җырлап чиште. Зөлфия Шәрәфиева "кашны буяу ник кирәк" дигән сорауга үзенчә җавап бирергә тырышты. Казан Кремлендә нинди тарихи объектлар бар, туганнарыгызга нәрсә күрсәтер идегез дип сораган Михаил Волконадскийга 18 яшьлек Анастасия Носова Кол Шәриф мәчетеннән артыгын әйтә алмады, әмма, югалып калмады. - Ә Сез үзегез нәрсә карар идегез? -  дип сорады. Жюри вәкилләренең, берәр шигырь укып китегез дигән үтенеченә, тиз арада белгән шигырләрен искә төшерүчеләр дә булды. Рус телендә шигырьләр укып үткән берничә көндәшеннән аермалы буларак, Камилә Харисова Г. Тукайның "Пар ат" шигыреннән өзекне яңгыратты. Тел ягыннан акценты көчле, татар телендә сөйләм дәрәҗәсе өчле-тугызлы булып, сүзләрнең мәгънәсен аңламаганы сизелеп торса да, татарча чыгышы игътибарга лаек иде.

Чибәркәйләрнең сыер сауганы бармы?

"Просто молоко" җәмгыяте генераль директоры урынбасарының: "Сыер савып караганыгыз бармы, сыер сөтне күп бирсен өчен нәрсә эшләргә кирәк", - дигән соравына ике кешенең сыер имчәге тартып каравы аңлашылды. Чаллы кызы Ирина Булаева баш бармак белән тартсаң, сөт чыга дип, кул ишарәләре белән дә күрсәтте. Жюри әгъзасы Рөстәм Абязов, бу сорауга соңрак үз җавабын әйтеп, сыерлар классик музыка тыңласа, сөт күп бирә, дип белдерде. Татарстан яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леоновның: "Мәскәүдә Кремль ни өчен кызыл, ә Татарстанда ак?" - дигән соравына иң тапкыр җавапны Зөлфия Шәрәфиева бирде. - Безгә татарларга кызарырлык сәбәп юк, - диде Зөлфия. Бәйге тәмамлангач, ул "Интертат" хәбәрчесенең: "Мондый җавап ничек башыгызга килде", - дигән соравына: "Ялгышмасам, "Четыре татарина" командасы кайчандыр КВНда шулай дип җавап биргән иде кебек", - диде.

Татарстан Дәүләт Советы депутаты Анастасия Исаеваның: "Сәясәтче хатын-кыз нинди булырга тиеш", - дигән соравына актив җавап бирүчеләр арасында янә Зөлфия Шәрәфиева булды.

Җиңүчеләр

Жюри нәтиҗә чыгаргач, барлык 30 кыз яңадан тамашачы алдына сәхнәгә чыкты. Бу юлы инде алар Ливан дизайнеры һәркайсы өчен индивидуаль ялтыравыклы җепләр, ташлар, мәрҗәннәр тегелгән озын төрле төстәге, кайсы киң, кайсы тар итәкле күлмәкләрдән чыкты. Конкурс партнерлары үз карашларына лаеклы күренгән кызларны төрле номинацияләрдә бүләкләде. СМС-тавыш бирү нәтиҗәләре буенча ике конкурсант "Тамашачы мәхәббәте призы"на лаек булды. Казан кызы Екатерина Грудцова исә "Мин - топ модель" проектында җиңү яулап, "Первый городской" телеканалында тапшыру алып бару хокукын отты. Екатерина шулай ук "1 нче вице-мисс Татарстан" таҗын да киде. Ә "2 нче вице-мисс Татарстан" исеменә Екатерина Тебекина лаек булды. Аларга кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Татарстан гүзәле - Мисс Татарстан дип Зөлфия Шәрәфиева табылды. Ул тун, бриллиант ташлы зәркән эшләнмәләр, Австрия курортына сәяхәт кебек кыйбатлы призлар белән бүләкләнде. Җиңүче таҗын кидергәндә кызның нинди эмоцияләр кичергәне йөзенә язылган иде.

Татарстан гүзәле булу өчен Саба районыннан булырга кирәкме?

Зөлфия Шәрәфиева - тумышы белән Татарстанның Саба районыннан. Финалга узган 29 көндәшен уздырып, ул 2017 елда республиканың иң чибәр кызы исемен яулады. Зөлфия иң авыр биремнәр дип блиц-сорауларга җавап бирүне һәм сәхнәдән залга төшеп, купальникларда йөргән чыгышны атады. “Бу чыгышта оялмау сорала. Миңа модель өлкәсендә эшләү тәҗрибәсе ышаныч биргәндер. Гомумән алганда, быел миңа конкурс бик ошый, быел стандартлыктан киттеләр. Әйтергә кирәк, конкурс елдан-ел яхшыра бара, сәхнә бизәлеше дә ел саен үзгәрә. Безнең чыгышларның популяр "йолдызлар"ның җырларына үрелеп баруы да сөендерә”, - ди җиңүче. Зөлфия Шәрәфиеваның матурлык бәйгесендә беренче катнашуы түгел. 2015 елда ул инде үзен сынап караган. Ул вакытта “Татар радиосы”ннан “Татар гүзәле” номинациясендә җиңү яулаган булган. Журналистларга шул елны алган чирканчык бүген җиңүгә үзендә ныклы ышаныч табарга ярдәм иткәнлеген әйтте. “Ике ел эчендә мин үземне сәхнәдә иркенрәк тотарга өйрәндем. Мин һәрвакыт модель бизнесы белән мавыктым, күргәзмәләрдә эшләдем, бу да булышкандыр”, - ди ул. Зөлфия Шәрәфиева Байлар Сабасында XI сыйныфны тәмамлап, Казан федераль университетына укырга кергән. Программист-математик белгечлеге буенча хисаплау математикасы һәм мәгълүмати технологияләр институтын тәмамлаган. Бүген “Казан-Экспо” оешмасында эшли, коллегалары белән берлектә, аэропорт янында төзелә торган халыкара күргәзмәләр үзәге төзелеше белән мәшгуль. Зөлфия референт булып эшли. Конкурста һәм репетицияләрдә катнашу өчен эшеннән бер атналык ял алган. Зөлфиянең бертуган сеңлесе бар. Хыялы – бөтен дөньяны гизеп чыгу. Конкурстагы күлмәген аңа дизайнер тәкъдим иткән. - Һәрвакыт модель бизнесы белән мавыктым, күргәзмәләрдә эшли идем, - дип сөйләде Зөлфия “Интертат” хәбәрчесенә. Үзенең ябыгыр өчен махсус рәвештә аз ашаганы булмавын әйтте. “Табигатемнән шундый мин”, - диде ул. Ул киләчәктә модель булып та эшләргә, үз эшен дә алып барырга җыена. - Соңгы мизгелләргә кадәр үзеңне кулда тоту авыр булды, чөнки конкурс концепциясе бераз үзгәрде – күбрәк модельләргә хас fashion-чыгышлар булды. Моңа әзерлек тә шактый катлаулы булды, бу репетицияләрдә дә сизелде. Әмма без бирешмәдек, кызлар барысы да булдырды. Әзерлек барышында миңа әти-әнием, сөйгән егетем, дусларым, төркемдәшләрем рухи яктан көч бирде. Мин барысына да бик рәхмәтле. Балконда өстә аларның күзләренә карау үз-үземдә ныклы ышаныч уятты, - дип белдерде “Мисс Татарстан-2017”. Каләм ияләренең: “Җиңүегез Президентның шул яктан булуы белән бәйлеме?” - дигән төрткеле соравына каршы да югалып калмады кыз. - Әгәр дә бу Президентның Саба районыннан булуы белән бәйле булса, 2015 елда ук җиңәр идем инде. Моңа омтылсам да, барыбер көтелмәгән җиңү булды. Әлегә берни дә аңламыйм, күңелне эмоцияләр биләп алды, мин бик бәхетле. Хәзер Татарстаны "Мисс Россия" бәйгесендә лаеклы рәвештә күрсәтү бурычы тора, шуңа әзерләнәчәкмен, - дип җавап кайтарды. Зөлфия буе 180 см булуын, модельләргә тиешле параметрларга ия икәнлеген билгеләп узды. "Мисс Казан-2017" әтисе кызының купальниктан йөрүенә борчылмый "Мисс Казан-2017” исеменә Чаллыда туып үскән, хәзерге вакытта Казан вузында өченче курста белем алучы Камилә Харисова лаек булды. "Тамашачыга үзеңнең энергияңне бирү, харизманы күрсәтү иң авыры булды”, - диде ул журналистларга. Камилә Харисованың әти-әнисе белән аралашкач, аларның үз кызларының бу шөгылен хуплавы сизелде. "Балаларның башлангычын, теләк-идеяләрен тормышка ашыру өчен ата-аналар үз өлешен кертергә тиеш", - диде алар. Кызының күпме кеше алдында купальниктан йөрүенә дә борчылмыйлар. "Хатын-кыз матурлыгына борынгы Аполлон вакытларыннан ук мәдхия җырлана. Без моңа тыныч карыйбыз. Изольда Сахарованы да күптән беләбез һәм ышанабыз", - дип белдерде Рөстәм Харисов. Әни кеше Люзия ханым, сүзгә кушылып: "Ул инде туганда ук киләчәген аңлаган күк бик тирән карашлы иде, күзләреннән күренде", - диде. Камиләнең гүзәллек бәйгеләрендә 4нче тапкыр катнашуы. Камилә КФУда җәмәгатьчелек белән элемтәләр белгечлеге буенча белем ала. Рус теленә тәрҗемә итү белән шөгыльләнә. - Мин кечкенәдән модель мәктәбенә йөрдем. “Быел “Мини мисс Татарстан”дагы нәни катнашучыларны карап, аларда үземне күрдем, аларга киңәшләремне бирергә тырыштым. 2015 елда ТОП-10га эләккән идем, әмма җиңмәдем. Быел барыйммы-юкмы дип озак уйладым. Ахыр чиктә барырга карар кылдым һәм бик ныклап әзерләндем. Элек мин матур гәүдә, озын чәч мөһим дип уйлап ялгышканмын, ә хәзер тамашачы һәм жюри күңелен сөйкемлелек белән яуларга кирәклеген аңладым, - дип сөйләде ул. Камилә "Мисс Татарстан" булмый калуына һич кенә дә борчылмавын әйтте. - Яраткан эшем белән шөгыльләнәсем килә. Киләчәккә алдан карыйсым килми, бүгенге һәр мизгелдән канәгатьлек аласы, һәр мөмкинлектән файдаланасы килә. "Мисс Татарстан" була алмыйча, “Мисс Казан” булуыма борчылмыйм, киресенчә сөенәм генә, әле һаман үземнең “Мисс Казан” булуымны аңлап бетерә алмыйм. Еш кына тышкы кыяфәт кенә дә роль уйнамый, шуңа күрә мәхәббәт казану бик авыр. Интеллектуаль сораулар конкурсы авыр булды. Дулкынланмыйча, ышаныч белән җавап бирү кирәк, - - дип сөйләде ул. Ни өчен “Пар ат”тан өзек сайлавын сорагач: - Тукай – бөек шагыйрь. Ул бу шигырендә туган ягын, Казан белән соклануын тасвирлаган, - дип җавап бирде. Бу конкурс алдагыларына охшамаган. Купальник белән баш киеме кию – дизайнер идеясе. Башка авыр булса да, елмаеп, моны сиздермәү мөһим иде.

Җиңә алмаучылар да борчылмый

Топ10га эләгә алмаган Анастасия Басалаеваның әнисе Ксения кызы өчен җан атарга Чаллыдан килгән. - Кызым балачактан үзе матурлык бәйгеләрендә катнашырга хыялланды. Мин дә каршы булмадым, кызларга мондый конкурслар  үзләрен ачарга, үз-үзләренә ышанычны арттырырга мөмкинлек бирә. Әлбәттә, унлыкка эләгә алмау гарьләндерә инде. Шулай да, куркыныч түгел, икенче юлы бәхет күбрәк елмаер, - дип өмет баглады. Казанда яшәүче Нина Торгашова оныгы Анастасия Торгашовага рухи яктан ярдәм итеп торырга килгән. Настяның республика гүзәллек бәйгесендә икенче мәртәбә катнашуы, ди ул. "Мондый конкурслар кирәктер инде. Хәзер яшьләр үзләре хәл итә нәрсә эшлисен. Аларга үз башыңны алып куеп булмый. Әмма җиңү өчен зур тырышлык сорала. Матур, акыллы, талантлы булырга кирәк", - ди Нина Торгашова. Бәйгенең республика этабы тәмам. Киләсе елга конкурсның 20нче - юбилей елы. Ә хәзергә Зөлфия Шәрәфиева һәм Камилә Харисовага ил күләмендәге конкурста үз көчләрен сынап карарга туры киләчәк. Татарстан чибәрләрен анда ни көтә - монысын соңрак "Мисс Россия-2017" бәйгесендә белербез.
 Чыганак: http://intertat.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев