Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Бездә әле мин теологларны күрмим" - Айдар Юзеев

“Ни кызганыч, бездә әле мин XIX гасырда һәм XX гасыр башларында булган кебек теологларны күрмим”, – диде заманында Шиһабетдин Мәрҗани рухи мирасын өйрәнеп, диссертация яклаган, аның фәнни эшләрен тәрҗемә иткән философия фәннәре докторы, профессор Айдар Юзеев әлеге дин галименә багышланган лекциясендә. Казан (Идел буе) федераль университетының Ислам мәгарифен һәм исламиятне үстерү ресурс үзәгендә оештырылган “Исламика” лекториендә барган лекцияне институт студентлары, экскурсоводлар һәм дин тәкълиматын өйрәнүче шәкертләр белән бергә “Татар-информ” хәбәрчесе дә тыңлады. “Теолог белән имам-хатыйбны алсак, мәдрәсәләрдә без имам-хатыйбларны күрәбез, ә теолог ул Аллаһ турында, дөнья яралуы турында фикер йөртүче кеше. Фикер йөртү өчен үз нигезләреңне һәм дин тотынып торган классикларын белү кирәк – Мәрҗани боларның бөтенесен яхшы белгән, – диде Айдар Юзеев. – Ни кызганыч, бездә әле мин теологларны күрмим. Алла боерса, бәлки, кайчан да булса алар бездә дә укып чыга башларлар. Әмма аңарчы дистә еллар узар әле”.
Татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев