Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Без зур галимнәребезне онытмаска тиеш" - Мирфатыйх Зәкиев

13 октябрь тел, әдәбият белгече, тарихчы, педагог, публицист, җәмәгать эшлеклесе Җамал Вәлидинең туган көне иде.

Җамал Вәлиди 1887 нче елның 13 октябрендә Казан губернасы Тәтеш өязе Апас авылында дөньяга килгән. “Иж-Бубый” мәдрәсәсендә белем алган. 1911-1917 нче елларда Оренбург шәһәрендә “Хөсәения” мәдрәсәсендә, аннары Көнчыгыш академиясендә укытучыларны әзерләү курсларында укыткан. Бер үк вакытта Игенчелек комиссариатында эшләгән, татар теле терминнарын эшләү буенча комиссия белән җитәкчелек иткән. 1923 нче елдан Көнчыгыш педагогика институтында татар теле һәм әдәбияты кафедрасы доценты вазифасында эшләгән.

Җамал Вәлидинең иҗади эшчәнлеге 1910 нчы елда башлана. Оренбургта (“Вакыт”, “Шура”) һәм Казанда (“Аң”, “Мөгаллим”, “Сөембикә”) чыккан газета-журналларда, шулай ук “Новая жизнь”, “Вестник общества изучения Татарстана” басмалары битләрендә аның тәнкыйди материаллары һәм фәнни-тикшеренүэшләре басыла. Аларда ул иҗтимагый һәм милли алгарыш проблемаларын күтәрә, татар җәмгыятендә көнбатыш цивилизациясе казанышларын куллану мөмкинлекләрен өйрәнә, мөселман белеме реформасы яклы була, татар әдәбияты үсешенең төп тенденцияләрен анализлый.

“Татарларның белеме һәм әдәбияты тарихы очерклары” китабында (1923) Җамал Вәлиди борынгы вакытлардан алып 1917 нче елга кадәр татар иҗтимагый фикере үсешенең төп этапларына сыйфатлама бирә, XIX-XX гасырларда татар фәне һәм мәдәнияте вәкилләре эшчәнлеген бәяли.

Җамал Вәлиди – татар тел белеме буенча хезмәтләр авторы. “Татар теле грамматикасы” монографиясендә синтаксик категорияләр терминологиясе һәм системасын камилләштергән. “Татар теленең тулы сүзлеге”н әзерләгән (1927-29 еллар), анда ул беренче тапкыр бүгенге көн тюркологиясе өчен актуаль булган лексикографик принципларны кулланган.

Җамал Вәлиди революциягә кадәр чорда әдәбият белгечләре һәм тәнкыйтьчеләре арасында беренчеләрдән булып Тукай иҗатының идея-эстетик эволюциясен анализлый. 1914 нче елда “Г. Тукай әсәрләре җыентыгы”н бастыра. Шагыйрь иҗатын өйрәнүне дәвам иттереп, Җамал Вәлиди бу җыентыкны 1918 нче елда яңадан бастыра. Тукай иҗатының төп сыйфаты кешелеклелек, халык күңеленә үтеп керү һәм аны әсәрләрдә чагылдыру булуын билгеләп уза.

Җамал Вәлидине гадел, кешелекле, намуслы дип сыйфатлаганнар, тик заманында ул хакимият тарафыннан аңлау тапмаган.

"Республика Татарстан" газетасы язуынча, Җамал Вәлиди милли фәнни-иҗади интеллигенция корбаннары исемлеген ачып җибәрә.

1920 нче еллар азагында "гуманитар фәндә дошманнар һәи зыян салучыларны" барлау башлана. Татар филологиясендә беренче “дошман” итеп Җамал Вәлиди табыла. Аның 1930 елда "Яңалиф" журналында чыккан мәкаләсен язучы Гомәр Толымбай тәнкыйтьли. Җамал Вәлиди милли-буржуаз карашларны ачыктан-ачык алга сөрүче кеше дип атала.

1931 нче елның 8 маенда аның өендә тентү оештырыла, кечкенә фатирда хатынын һәм өч баласын калдырып, гаилә башлыгын кулга алалар. Бу 1920 нче еллар азагында Россиянең мөселман элитасы нигезе булган дин әһелләрен куып күчерү буенча киңкүләм кампаниядән соң иҗади интеллигенция өстеннән беренче процесс була. Җамал Вәлиди протест йөзеннән төрмәнең югары каты тәрәзәсеннән сикерә. Авыр имгәнүләр алган Вәлидине Беломорканал төзелешенә җибәрәләр. 1932 нче елның 30 ноябрендә ул шунда үлә.

1959 нчы елда реабилитацияләнә.

Татар галиме, академик Мирфатыйх Зәкиев Җамал Вәлидинең үз чорының иң зур татар галимнәреннән берсе булуын билгеләп узды. “Ул татар тарихы, тел, әдәбият проблемаларына тирән үтеп кергән һәм күп хезмәтләр калдырган галим. Без аның шушы казанышларын искә алып, аның турында конференцияләр дә үткәрдек. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында конференциянең материаллары зур китап булып басылып чыкты. Халыкны шушы китап белән таныштырдык. Бу бик кирәкле эш иде. Без зур галимнәребезне онытмаска тиеш дип уйлыйм”, - дип белдерде Мирфатыйх Зәкиев.

Галим сүзләренә караганда, Вәлидинең хезмәтләре, газета-журналларга чыккан әйберләре җыеп китап итеп бастырылган. “Китапка кермәгән материаллары булу да мөмкин. Я алар теге яки бу дәрәҗәдә хәзерге чорга җавап бирми, шуның өчен төшеп калган булырга мөмкин. Ләкин, тулаем алганда, мин аның иҗаты хәзерге чорга җавап бирә дип саныйм”, - дип белдерде Мирфатыйх Зәкиев.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев