Татар матбугаты
"Без киләчәккә өмет белән карыйбыз, үзебезне күпмилләтле илнең бер өлеше дип хис итәбез" - Рөстәм Миңнеханов
Казанда, ТР Фәннәр академиясе мәйданчыгында, «РФ төбәкләре арасында тышкы элемтәләр. Татарстан Республикасы тәҗрибәсе» дигән халыкара фәнни-гамәли конференция ачылды. Ул республиканың чит илләр белән рәсми элемтәләренең 25 еллыгына багышлана.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның конференциядә катнашучыларга юллаган сәлам хатын ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин укыды.
«Татарстан Республикасы Россия төбәкләре арасындагы тышкы элемтәләр темасына багышланган фәнни-гамәли конференция вәкилләрен шатланып кабул итә», - диелә республика лидерының сәламләү хатында.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, ил субъектлары арасындагы халыкара тышкы икътисади мөнәсәбәтләр Россиянең динамик үсеш нигезе булып тора.
«Тышкы сәяси вәзгыять катлаулы, дөнья базары тотрыксыз булса да, без киләчәккә өмет белән карыйбыз, үзебезне күпмилләтле илнең бер өлеше дип хис итәбез», - дип ассызыклады ул.
Президент искәрткәнчә, Татарстанда инвестицион һәм җитештерү инфраструктурасын формалаштыру, уртак проектларга ярдәм күрсәтүгә аерым игътибар бирелә. «Казан эшлекле һәм гуманитар хезмәттәшлек мәсьәләләре хакында фикер алышу мәйданчыгы, зур халыкара чаралар үткәрү урынына әверелә бара», - диде республика лидеры.
Чарада федераль һәм төбәк дәрәҗәсендәге дәүләт хакимияте органнары, халыкара оешмалар, Россия һәм чит илләрнең фәнни-белем бирү институтлары вәкилләре, экспертлар һ.б. катнаша.

Надежда Гордеева, Татар информ
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев