Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Бәяләр арта!

Россиянең төрле төбәкләрендә азык өстәмәләренә бәяләр кинәт артты: 2015 ел бәяләре белән чагыштырганда кайберләре ике тапкырга кыйммәтләнде. Шулай итеп, соңгы ике елда дәвам иткән арзанлы азык өстәмәләре чоры тәмамланды: алар янә кыйммәтләнә. Бу хакта "Крестьянские ведомости" яза.

Экспертлар фикеренчә, терлекләр өчен аминокислоталарның һәм витаминнарның бәяләре кинәт кыйммәтләнү сәбәбе күптән түгел Кытай Халык Республикасында узган "Зур егермелек" саммиты алдыннан Азия предприятиеләрендә җитештерү тукталу яки киметелүгә бәйле. Җитештерүне туктату халыкара форум вакытында төбәктә экологик вәзгыятьне яхшырту белән бәйле.

2014-2015 елларда азык өстәмәләре җитештерүчеләр,  ныклы ихтыяҗга өметләнеп, производство егәрлекләрен үстерделәр. Җитештерү күләмен кинәт артыру нәтиҗәсендә продукциянең бу төре артып китте. 2015 елда күп кенә лизин һәм витамин җитештерүчеләргә өстәмәләрне үзкыйммәте буенча, ә кайбер очракта аннан да түбәнрәк бәягә сатарга туры килде. Азия җитештерүчеләренең күпчелеге өчен узган ел чыгымнар белән тәмамлады, кайберләренә производствоны ябарга туры килде. Нәтиҗәдә тәкъдим кимеде, ә азык өстәмәләренә бәяләр кинәт артты.

Россия Ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге башлыгы Сергей Данкверт белдергәнчә, Европа җитештерүчеләре Россиягә терлекләр өчен сыйфатсыз азык һәм өстәмәләр кертә. Ведомство экспертлары чит ил продукциясе үрнәкләрендә ГМО булуын ачыклаган. Моннан тыш, Россиягә ялган продукция дә кертергә тырышалар. "Әгәр Европа илләре ветеринария хезмәтләре экспортка чыгарыла торган продукцияне контрольдә тотмый башлый икән, без катгый чаралар күрергә мәҗбүр булачакбыз, хәтта азыкны һәм өстәмәләрне кертүне тыю да карала", - дип белдерә С. Данкверт.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев