Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Беренче класска керүче кайбычлыларга Татарстан Президенты бүләкләре кайтты

Республикабызда беренче класска керүче һәр укучы Татарстан Президенты исеменнән бүләккә китап һәм диск алачак. Татарстанның мәдәни-тарихи байлыгы турындагы “Мирас угы” дигән китап һәм мультфильмлы диск Кайбыч районы мәктәпләренә китерелгән дә. Район мәгариф бүлегеннән хәбәр ителгәнчә, бай мирасыбыз турындагы әлеге китап һәм диск татар, рус һәм инглиз телләрендә нәшер ителгән, дип яза “Кайбыч таңнары" газетасы сайты. Белем көнендә аны районда быел беренче класска керүче 129 укучыга тапшырачаклар. Кырык ике минут дәвам иткән “Мирас угы” мултьсериалы «Татармультфильм» берләшмәсе ярдәмендә эшләнгән. Бу Россиядәге Кино елында укучыларга ясалган менә дигән зур бүләк! Җыентыкны барлыкка китерү буенча йөздән артык белгеч - язучылар, тәрҗемәчеләр, редакторлар, сценарий авторлары, рәссамнар һәм аниматорлар катнашкан. «Мирас угы”ның премьерасы февральдә Татарстанның Милли музеенда булган иде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев