Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Бер төркем иҗат әһеле бөек шагыйребезнең туган ягына юл тота

Һәр елны Габдулла Тукай туган көннәрдә бер төркем иҗат әһеле бөек шагыйребезнең туган ягы Арча районына барып, Шигырь бәйрәмендә катнаша, халык белән очраша. Әлеге традицияне дәвам иттереп, бүген, 27 апрельдә, бер төркем иҗатчылар Арча районы Тукай Кырлай авылына сәфәргә кузгала. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә Татарстан Язучылар берлеге матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр. Тукай туган туфракка баш ияргә Башкортстан Республикасыннан да каләм ияләре килде. Алар – Башкортстан Язучылар берлеге рәисе, әдәбият галиме, тәнкыйтьче Зәки Әлибаев һәм танылган башкорт шагыйрәсе, тәрҗемәче Лариса Абдуллина. Кунаклар кичә, ягъни 26 апрельдә, Казанда Туган тел көне уңаеннан уздырылган тантаналы чараларда, шул исәптән Шигырь бәйрәмендә катнашты. Бүген исә иҗатчылар төркемендә Арча якларына юл тота. Казаннан Арчага сәфәр чыгучылар арасында Татарстанның халык шагыйрьләре һәм Г.Тукай премиясе лауреатлары – Разил Вәлиев, Зиннур Мансуров, Роберт Миңнуллин; драматург, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов; шагыйрь, Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Рәмис Әймәт; танылган шагыйрә, әдәби премияләр лауреаты, “Түгәрәк уен” журналының баш мөхәррире Илсияр Иксанова, Арча районында туып үскән иҗатчылардан – галим һәм шагыйрь Хәнәфи Бәдигый, шагыйрь һәм фән докторы Рифат Җамал, шагыйрә, популяр җырлар авторы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Сания Әхмәтҗанова, Арча шагыйре, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Наил Касыймов, филология фәннәре докторы, Казан (Идел буе) федераль университеты профессоры Хатыйп Миңнегулов, Быелгы Тукай премиясе лауреатлары – Харис хәзрәт Салихов, язучы Мәдинә Маликова, шагыйрә һәм сәнгать белгече Розалина Шаһиева, шулай ук шагыйрә Фәйрүзә Мөслимова, филология фәннәре кандидаты, шагыйрә, әдәби премияләр лауреаты Рифә Рахман, шагыйрә Лилия Газизова һәм башкалар бар. Оештыручылар хәбәр иткәнчә, кунаклар башта Тукай Кырлай авылына барып, Шигырь бәйрәмендә катнаша, халык белән очраша. Аннан соң шагыйрьнең туган авылы Кушлавычка – Тукаевлар музей-йортына бару, шагыйрьнең әтисе Мөхәммәтгариф Тукаев каберенә чәчәкләр салу планлаштырыла. Г.Тукай истәлегенә багышлап, бүген Арча районында йөгерү марафоны да уздырылачак.  
Татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев